ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июнь 2020, 11:50

Төзү-төзекләндерү эшләре темпы арта

Торак пунтлар эстетикасы елында районда күләмле төзелешләр алып барыла

Быелгы җәйдә районда төзү-төзекләндерү эшләре аеруча киң күләмдә алып барыла. Берьюлы берничә урында төзелеш мәйданчыкларында эш кайный. Район үзәк дәваханәсе ягына баручылар язгы айларда ук яңа поликлиника бинасы күтәрелә башлавына игътибар итми калмагандыр, мөгаен. Проект буенча өч катлы булачак бина көненә 250 пациентны кабул итәчәк, дип планлаштырыла. Шулай ук Яшьләр микрорайонын комплекслы төзекләндерү эшчәнлеге тукталып тормый. Яңа Балтач авылы юнәлешендә яңа мәктәп бинасына нигез салынды, әлеге вакытта бу төзелештә дә эшләр өзеклекләрсез алып барыла.
Чакмагышның нәкъ үзәгендәге Гаилә ялы паркы да көн саен күзгә күренеп төзекләнә. Биредә спорт мәйданчыгы җиһазланды, өсте ябулы сәхнә корылды, яктырткыч фонарьлар урнаштырылды, тротуарлар булдырылды. Язгы айда ук экран урнаштылган иде. Үткән атнада сәхнә алдындагы зур мәйданга асфальт җәю эше дә тәмамланды.
Моннан тыш, район үзәгендә Тынычлык аллеясе дә булдырыла. Бу максатта җәяүлеләр йөри торган тротуар киңәйтелә. Озакламый анда яктыртучы лампалар җиһазланып, скамейкалар урнаштырылган ял зонасы булдырылачак һәм велосипед юлы эшләнәчәк.
Үрнәк, Юмаш, Тозлыкуш, Рәҗәп авыл биләмәләрендә контейнер мәйданчыклары төзекләндерелә.
Юмаш, Тозлыкуш, Рапат авыл Советлары авыл биләмәләрендә ял парклары төзелә башлый.
Чакмагышның Тынычлык урамындагы 15 һәм 17 санлы күпфатирлы йортларның фасадлары яңартыла. Бу эшне капиталь ремонт буенча төбәк операторы башкара.
Райондагы юлларны төзекләндерү-яңартуга да зур игътибар бүленә. Үткән атнада “Башкиравтодор” җәмгыятенең Чакмагыштагы юл төзү-ремонтлау участогы эшчеләре Чакмагыш-Дүртөйле юнәлешендә юл өслегендәге чокырларны тигезләделәр. Болардан тыш, Кушнаренко–Чакмагыш-Бакалы юлында асфальт җәю эше тәмамланды.
Торак пунктлар эстетикасы елында башкарылган бу күләмле эшләр районыбыз күренешен тагын да ямьләр, ә район халкының көнкүреш һәм ял шартларын тагын да уңайлаштырыр.
Мәгълумат һәм фото чыганагы: муниципаль район хакимияте сайты.
Читайте нас: