ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 июль 2020, 16:45

Башкалабызга “Хезмәт батырлыгы һәм даны шәһәре” исеме бирелде

“Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Уфа шәһәренә “Хезмәт батырлыгы һәм даны шәһәре” дигән югары исем бирелүе турында хәбәр итте, – дип язды “Вконтакте” социаль челтәрендәге үз битендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров. –Башкалабызга мондый хөрмәт күрсәтелүне юллаган инициатива өчен 1,2 миллионнан артык якташыбыз култамгалары җыелды. Һәм һәркайсыбыз үзебезнең үтенечебезне хуплаган илебез җитәкчелегенә чиксез рәхмәтен белдерә!”. Башкортстаныбызның башкаласына әлеге почетлы исемне юллау өчен култамгалар җыю Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча илкүләм тавыш бирү чикләрендә оештырылды һәм ул 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итте. Түбәнге Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбәнге Тагил, Саратов, Омск, Казан, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижевск, Томск, Ульяновск, Иваново, Новокузнецк, Иркутск һәм Боровичи кебек өзлексез хәрби һәм гражданлык продукцияләре җитештерү өчен дистәләгән предприятиеләре орденнар һәм Дәүләт оборона комитетының Кызыл байраклары белән бүләкләнгән, халыкларының шәхси батырлыгы, хезмәттәге каһарманлыгы документлар белән дәлилләнгән бу исемне алган 20 шәһәр арасында Уфабыз да булу зур горурлык һәм сөенеч хисләре тудыра. Ил Президенты бу хактагы Указга шушы көннәрдә кул куйды. Бөек Җиңүең 75 еллыгын билгеләгән юбилей елында республикабызга шундый хөрмәт күрсәтелү дә мактаулы. Күптән түгел генә легендар каһарманыбыз – исемен данга күмгән 112нче кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелү, мондый ук исемне бирүгә тәкъдим ителүчеләр арасында легендар “кара генерал”, егерме өч яшендә Гитлерның шәхсән дошманына әверелгән Чехословакиянең Герое, Бакалы районында туып үскән, тамырлары безнең районга тоташкан Даян Баян улы Мурзинның да булуы сөенечебезне тагын да арттыра. Уфага әлеге югары исем бирелү дә нигезле, чөнки Бөек Ватан сугышы елларында биредә дистәләгән гаскәри формированиеләр төзелгән, бик күп учреждениеләр, шул исәптән хәрби госпитальләр, завод-фабрикалар эвакуацияләнеп, Җиңү көнен якынайтуда ярдәм иткән, бик күп кешеләр сугыш афәтеннән сыену урыны тапкан, меңәрләгән уфалы утлы яу яланнарында каһарманлык күрсәтеп, исемнәрен данга күмгән. Әлбәттә, моңа лаек башка шәһәрләребез дә бар, әмма республика башкаласының шундый танылу алуы барыбыз өчен дә горурлык булачагына шик юк.

Читайте нас: