Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров сишәмбе, 14 июльдә дөньякүләм игълан ителгән пандемия аркасында кертелгән югары әзерлек режимына чираттагы үзгәрешләр кертү турындагы карарга кул куйды. Аңа ярашлы, штатларында даими эшләүче медицина персоналы булган “профилакторий” яки “сана тор савыктыру лагеры” статусларына ия аерым савыктыру учреждениеләре, шулай ук аерым балаларның җәйге ялы һәм хезмәт лагерьлары эшчәнлекләре яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында оператив штаб карары нигезендә 2020 елның 29 июленнән генә эшчәнлекләрен аякка бастыра алачак. Моңа кадәр аларның эшчәнлеге 15 июльдән башланачагы игълан ителгән иде, ләкин республика Башлыгы 13 июльдә үткәргән киңәшмәдә республикада бу җәһәттән хәлләр һаман хәвефле сакланып килә һәм лагерьларны ачу белән ашыкмау яхшырак булыр, дип белдерде. Нәтиҗидә, республикада коронавирус чире таралу буенча хәлләр ныклы анализланылып (һәр көнне 45 50 шәр яңа чирле ачыклана), югарыдагы карарга киленде. Республика Башлыгы да, шулай ук табиблар да әлеге чирдән саклану кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Мәсәлән, күпләп кешеләр тупланган чараларны чикләү, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне төгәл үтәү, битлекләр һәм башка саклык чараларыннан файдалану, кулларны даими юып һәм антисептиклар белән эшкәртеп тору, учреждениеләрне дезин фекцияләү, тән температурасын күзәтеп тору һәм башка чаралар бу җәһәттән уңышлы икәнлеге күп тапкырлар исбатланды инде. Һәркайсыгызга сәламәтлек теләп, сакланып йөрергә чакыра быз. Иммунитетны ныгыту, шулай ук эсседән саклану мөһимлеген дә онытып җибәрмик. Шунысын да хәтердән чыгармыйк: 65 яшьтән өл кәнрәк һәм иммунитетлары какшаган кешеләр өчен үзчикләнү режимы аерым күрсәтмәләр булганчы сакланачак әле.