+17 °С
Болытлы
“Алтыным”, – дип ярата
“Миңа бер яшь кенә булса,
Нәнәйгә инде алтмыш.
Әнә ничек кочаклаган,
Егылтмыйм, диеп, ялгыш.
Курыкмыйм һич кенә дә,
Ул бит шундый ярата!
“Алтыным”, – ди,
“Бөртегем”, – ди,
Кулларында уйната”, – дип әйтер әле бераз үсеп сөйләшә башлагач кечкенә Аделина яраткан нәнәсе, “Супер Нәнәй” конкурсында катнашучы Сәкинә Насыйбуллина турында. Бәйгегә икенче булып фото җибәргән бу мөлаем ханым Сыйрышбаш авылыннан.