ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 сентябрь 2021, 12:41

Мәрхәмәтле һәм изге күңелле кешебез

“Супер Нәнәй” конкурсына чираттагы катнашучыбыз – Иске Үзмәш авылыннан Лена Тимерхан кызы Даянова кушыла.

Мәрхәмәтле һәм изге күңелле кешебез
Мәрхәмәтле һәм изге күңелле кешебез

“Супер Нәнәй” конкурсына чираттагы катнашучыбыз – Иске Үзмәш авылыннан Лена Тимерхан кызы Даянова кушыла.

“Олы җанлы, мәрхәмәтле зурнәнәебез хаклы ялга чыкканчы үз һөнәренә тугры булып, гомер буе шәфкать туташы булып эшләде. Эшләү дәверендә ул әллә күпме үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган, җылы сүзләре белән юаткан. Ул бүген дә безгә үзенең күңел җылысын биреп, кайгыртып тора, киңәш-фатыйхаларын бирә. Зурнәнәебезнең 5 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Без аны бик янык яратабыз һәм хөрмәт итәбез”, – дип оныклары аның турында олы ихтирам белән хат язып җибәргән.

Хөрмәтле райондашлар! Исегезгә төшереп үтәбез: иртәгә, 14 сентябрьдә бәйгенең икенче этабы – тавыш бирү башлана. Конкурста катнашырга теләүчеләрне соңламаска чакырабыз. Бүген конкурсантларның фотоларын кабул итүнең соңгы көне.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: