ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2021, 11:20

“Бердәмлек белән – лаеклы тормыш өчен”

“Бердәмлек белән – лаеклы тормыш өчен”, – диләр район мәдәният йорты бинасында урнашкан 3258 санлы сайлау участогына килүчеләр.Иртәнге 8 дән үк ачылып, ярты сәгать үтүгә үк биредә 40 тан артык райондашыбыз гражданлык бурычларын үтәргә өлгерүен хәбәр итте безгә участок сайлау комиссиясе рәисе Илшат Рафаил улы Юнысов.

Хәбәрчебез биредә булган иртәнге 9да да олы җанлылык күзәтелә иде. Дистәләгән якташыбыз лаеклы тормышыбыз өчен тавыш бирергә килде. Сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Луиза Фрит кызы Ишморатова, сәркатибе Гөлшат Данил кызы Кашапова аларны барлык саитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп хезмәтләндерә. Комиссия эшчәнлегенә күзәтүчеләрдән дә дәгъвалар юк.

Биредә һәр өч көнне дә райондашларыбыз өчен барлык шартлар да үтәләчәге көн кебек ачык. Сайлауда катнашучылар һәммәсе дә: “Без лаеклы тормышыбыз тигез дәвам итү яклы”, – диләр.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: