ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2021, 08:15

Матур киләчәгебезне сайлыйбыз

17 сентябрьдә иртәнге сәгать 8 дән Чакмагыш районы территориясендәге барлык 55 сайлау участогында да сигезенче чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатларын сайлау башланды. Моннан тыш Иске Калмаш, Рапат һәм Тозлыкуш авыл Советларына өстәмә депутатлар сайлау һәм 3 санлы сайлау участогы буенча муниципаль район Советы депутаты өчен тавыш бирү дә бара.

“Барлык сайлау участоклары тулы комплектланылган, тавыш бирү бөтен санитар-эпидемиологик таләпләр төгәл үтәлеп башкарыла. Гражданлык бурычын иң тәүләп үтәргә килүчеләргә һәм гомерендә беренче мәртәбә сайлауда катнашучыларга бүләкләр бирелә, – диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева. – Сайлау участокларына килеп, һәр райондашыбызны гражданлык бурычларын 17,18,19 сентябрь көннәрендә үзләренә уңайлы вакытта үтәргә чакырабыз. Алар һәр көнне иртәнге 8 дән 8 гә кадәр эшли. Күп урыннарда сәүдә нокталары да бар, төрле яшьтәге райондашларыбыз өчен күңел ачу чаралары да оештырыла. Һәр участокта күзәтүчеләр бар, хокук тәртибе сакчылары иминлек тәэмин итә. Сезнең тавышыгыз илебезнең артабангы имин киләчәге өчен мәһим”, сайлаулардан читтә калмагыз!”

Матур киләчәгебезне сайлыйбыз
Матур киләчәгебезне сайлыйбыз
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: