ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2021, 14:10

Муниципаль район Советына да депутат сайлыйлар

Район үзәк дәваханәсе бинасында урнашкан 3253 санлы сайлау участогыннан да кешеләр өзелеп тормый. Бу участок сайлаучылары Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына гына түгел, Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының сигезенче чакырылыш Советына да үзләре лаеклы дип санаган кандидатны сайлыйлар. Бу өч көндә биредә район үзәгенең Кирпеч заводы микрорайонындагы Аграр, Архитектура, Завод, Заречная, Луговая, Радужная, Солнечная, Цветочная, Южная, Трактор урамнарында гомер итүче сайлауларда катнашырга хокуклы булган һәм сайлаучылар исемлегенә кертелгән 1040 гражданы тавыш бирәчәк дип көтелә.

Сайлаулар турындагы законга ярашлы, сайлау участогы 8.00 сәгатьтә ачылган. Ул ачылырга бер сәгать кала бюллетеньнәрне исәпләүче КОИБ аппаратларына тикшерү үткәрелгән.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: