ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2021, 12:18

“Сайлау – һәммәбезнең дә төп бурычы”

Белүебезчә, бүген Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, шулай ук Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының сигезенче чакырылыш Советына, аерым авыл биләмәләре Советларына өстәмә депутатлар сайлау кампаниясе башланды. Республика язмышына битараф булмаган чакмагышлылар өч көн дәвамында барачак сайлауда катнаша алачак.

Нариман авылында урнашкан 3263нче сайлау участогында (балалар бакчасы бинасында) иртәнге 10.10 сәгатьтә 20 кешедән артык кеше сайлап өлгергән иде инде. Биредәге участок комиссиясе рәисе Флара Арысланова авылдашларының актив булуын, аларның төштән соң тагын күпләп килүләренә ышаныч белдерде.

Биредә сайлау өчен барлык шартлар да тудырылган. Сайлау участогы әгъзалары шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән. Сайлаучылар өчен дә дезинфекция чаралары, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар каралган.

Быелгы сайлауда иң тәүге сайлаучы Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең 94 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең 18че федераль янгынга каршы хезмәтләре начальнигы Азат Нурихан улы Сәитов булган. Сайлау комиссиясе әгъзалары Азат Нурихан улының ачык күңелле һәм бик позитив кеше икәнен билгеләп үттеләр. Ул участок әгъзаларына сайлау көннәрен имин һәм тыныч үткәрүләрен теләп киткән.

Хаклы ялда булуларына карамастан, өлкән яшьтәге райондашларыбыз мөһим вакыйга – сайлауга җитди карыйлар. Без биредә шундый кешеләрнең берсе Зилә апа Садриевага сайлау участогыннан чыгып барганда тап булдык. “Мин сайлауларга һәрвакыт җаваплы карыйм, сайлау – һәммәбезнең дә мөһим бурычы, дип уйлыйм”, – диде ул.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: