ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2021, 10:25

Участок комиссиясе эш башлады

Бүгенннән башлап, өч көн дәвамында – 17, 18, 19 сентябрьдә – Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, шулай ук Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының сигезенче чакырылыш Советына, аерым авыл биләмәләре Советларына өстәмә депутатларын сайлау кампаниясе барачак. #Выборы2021#БашВыбор#Башкортостан#Чекмагуш#3262

Участок комиссиясе эш башлады
Участок комиссиясе эш башлады

Бүгенннән башлап, өч көн дәвамында – 17, 18, 19 сентябрьдә – Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы, шулай ук Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының сигезенче чакырылыш Советына, аерым авыл биләмәләре Советларына өстәмә депутатларын сайлау кампаниясе барачак.
Район үзәгендәге Октябрьнең 70 еллыгы урамында урнашкан 3262 санлы сайлау комиссиясе әгъзалары аны ныклы әзерлек белән башлады. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы югары булган шартлардагы барлык санитар-гигиеник таләпләр үтәлү тәэмин ителә: иң тәүдә участокка килүчеләрнең куллары махсус антисептик белән эшкәртелә, шәхси саклану чараларын, бер тапкыр гына куллану өчен тәгаенләнгән ручкаларны алар бусаганы атлап кергәч үк алырлык итеп өстәлгә урнаштырылган.
Сайлаулар турындагы канунияткә ярашлы, участок иртәнге сәгать 8дә ачылды. Комиссия рәисе Рөстәм Әнгам улы Камаев аны ачык дип игълан иткәннән соң, үтә күренмәле урна һәм йортларга барып сайлату өчен тәгаенләнгән шундый ук үтә күренмәле тартмага пломбалар куелды. Күзәтүчеләр өстәл артында урын алды һәм тәүге сайлаучылар үз конституцион хокукын тормышка ашыра башлады. Быелгы кампаниядә участокның иң тәүге сайлаучылары Фән Арсланов һәм Рөстәм Йосыпов булды.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: