ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2021, 15:25

Иң күп аварияләр кайда теркәлә?

Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясеннән “исерек” юл-транспорт фаҗигаләренең иң еш очраклары кайда теркәлүе турында хәбәр иттеләр

Иң күп аварияләр кайда теркәлә?
Иң күп аварияләр кайда теркәлә?

Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясеннән “исерек” юл-транспорт фаҗигаләренең иң еш очраклары кайда теркәлүе турында хәбәр иттеләр

Республика Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясенең Башкортстан буенча идарәлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Владимир Севастьянов төбәк Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә айнык булмаган водительләр гаебе белән барлыкка килгән юл-транспорт фаҗигаләре саны буенча статистика мәгълүматларын җиткерде. “Агымдагы елда исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырып, юл кагыйдәләрен бозган водительләр гаебе белән 256 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 54 кешенең гомере өзелде, 338 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Бу төр автоаварияләрнең күпчелеге Уфада (61), Баймак (12), Белорет (10), Туймазы (9), Ишембай (8) районнарында, шулай ук Сибай, Октябрьский шәһәрләрендә, Дуван, Яңавыл районнарында (җидешәр) теркәлде”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, үлем очракларына китерүче аварияләрнең төп сәбәпләре – автомобильләрнең бер-берсе белән бәрелешүе һәм җәяүлеләрне таптатуы. Республика юлларында юл-транспорт вакыйгалары санын киметү өчен инспекция хезмәткәрләре иң еш аварияләр булган урыннарны ачыклый. Һәр очрак аерым тикшерелеп, комплекслы чаралар кабул ителә, алар – хәвефле участокларда светофорлар, юл билгеләрен, чикләүләр урнаштыру, юл өслеген ремонтлау, разметка салу.

Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Башкортстанда гомумән алганда 2761 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 353 кеше һәлак булган, 3302се җәрәхәтләр алган.

Әлеге вакытта табигатьнең аеруча көйсезләнгән чагы. Юлларда бер җебетеп, бер туңдырып, транспорт хәрәкәтенә комачаулык итүче факторлар кискенләшә. Шуңа да барлык райондашларыбызга – руль артындагы водительләргә дә, җәяүлеләргә дә мөрәҗәгать итеп, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз һәм үзегезнең дә, якыннарыгызның да сәламәтлекләрен генә түгел, хәтта гомерләрен дә саклап калуга җиңел карамавызны үтенәбез.

Фото һәм мәгълумат чыганагы – “Башинформ” агентлыгы сайты.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: