ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 Май , 15:20

Ветераннарыбыз “Бабай утары”на экскурсиягә юлланды

Бүген Чакмагыш районы үзәгеннән “Башкортстан озын гомерлелеге.

Ветераннарыбыз “Бабай утары”на экскурсиягә юлланды
Ветераннарыбыз “Бабай утары”на экскурсиягә юлланды

Туризм” проекты чикләрендә 50дән артык кеше Туймазы районына сәяхәткә юлланды. Хөрмәтле ветераннарыбызны хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде һәм озатып калды. Программа буенча “Бабай утары” этнографик комплексына сәяхәт кылу: татар милли аш-суларыннан авыз итү, музейга экскурсия, казылык әзерләү буенча осталык дәресе, Төмәнәк авылындагы мәчетне барып күрү каралган. «Бабай утары» – Туймазы районында Төмәнәк авылында урнашкан үзенчәлекле этнографик комплекс. Ачык һавадагы музейны хәтерләтүче утар соңгы дүрт гасырны бергә тоташтыра. Бабаларыбыз XVII гасырда яшәгән йортлар да, мунчалар, абзарлар да, хәзерге заман корылмалары да бар анда. Кымыз ясау йорты, бал кортлары алачыгы... Ачык һавадагы музей сирәк очрый торган корылмалары белән дә сокландыра. Комплексның төп экспонаты – 1870 елда төзелгән җил тегермәне. Аны Чуваш Республикасыннан махсус кайтартканнар. Кыскасы, ветераннарыбызны бик тә кызыклы һәм файдалы сәяхәт, матур мәдәни программа көтә. Хаклы ялдагы райондашларыбызга күңелле ял минутлары, исән-имин, онытылмас тәэссоратлар белән урап кайтуларын теләп калабыз!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в