+29 °С
Ачык
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, сугыш чоры балалары исеменнән Рәсимә Бикмөхәммәт кызы Нурисламова үз чыгышларында хәтер яңарттылар. Чарада катнашучы район җитәкчелеге, тыл ветераннары,оешма-учреждение вәкилләре, укучылар барлык сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлеген бер минут тынлык белән искә алганнан соң мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.