+11 °С
Болытлы
Аның чикләрендә Аблай мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар арасында “Әти-әниемнең һөнәрләре” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы үткәрде. Һөнәри юнәлеш бирү максаты куелган бу чарада мәдәният хезмәткәрләре балалар белән аларның әти-әниләренең кайсы һөнәр ияләре булуы, аларга шушы һөнәрләрнең кайсы ягы белән ошавы, киләчәктә әти-әниләренең һөнәрләрен сайларга теләүләре яки теләмәүләре турында әңгәмәләште. Сөйләшү җанлы үтте, киләчәк һөнәр сайлау җәһәтеннән уйлана тору өчен файдалы булуды. Рәсемнәрдә тасвирланган һөнәр ияләре күп төрле иде. Алар арасында хәрбиләр дә, водительләр, кранга идарә итүче, полиция хезмәткәре, тәрбияче һәм башка һөнәр кешеләре дә бар иде. Конкурста катнашкан бөтен балаларга да татлы күчтәнәчләр тапшырылды.