ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июль , 13:30

Яңа фатирда – яңа тормышка

Дәүләт программалары – гамәлдә Кеше үзен бәхетле тойсын өчен аның үз фатир-йорты, үз кайтып сыеныр кальгасы булырга тиеш.

Яңа фатирда – яңа тормышка
Яңа фатирда – яңа тормышка

Кече яшьтән язмышның салкын җилләренә каршы торырга мәҗбүр булган яшьләргә, әлбәттә, моңа ирешүе башкаларга караганда авыррак. Билгеле булуынча, илебездә ятим һәм әти-әни каравыннан мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итү программасы гамәлдә. Бу – мөстәкыйль тормышка аяк басучы яшьләргә дәүләтнең зур ярдәме. Шушы программа чикләрендә безнең районда да ел саен ятим һәм әти-әни назын тоеп үсә алмаган егетләр-кызларга фатирлар бүленә. Бүген үз тораклы булу бәхетен яшь райондашыбыз Аделина Илнур кызы Фәйзуллина кичерде. Ике катлы йортта урнашкан якты, матур, төзекләндерелгән фатир ачкычларын һәм бүләкне аңа муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды. “Без Сезгә киләчәктә яңа фатирда урнашып, үз тормышыгызны корып, районыбызга эшкә кайтуыгызны, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез”, – диде ул. Муниципаль район хакимиятендә тантаналы чара тәмамланганнан соң Реканс Фәнил улы үзе дә яңа фатирга барып, андагы яшәү шартларын, башкарылган ремонт-төзекләндерү эшләре сыйфатын да карап-танышып чыкты. Сөенече белән ихлас уртаклашып, Аделина: “Бүген минем өчен бик тә шатлыклы көн. Миңа шундый яхшы, матур фатир әзерләгәннәре өчен район җитәкчесе Реканс Фәнил улына һәм район хакимияте хезмәткәрләренә бик тә рәхмәтлемен. Киләчәктә аны тагын да күркәмләндереп-ямьләп, бәхетле тормыш корырга, матур итеп яшәргә ниятлим”. Октябрьский шәһәрендәге нефть колледжын тәмамлап, алган һөнәре буенча шәһәр оешмаларының берсендә эшләп йөргән Аделинаның киләчәккә планнары зурдан. Әлегә кадәр Иске Калмаш авылында яшәүче картәтисе белән нәнәсе йортына кайтып йөргән кыз хәзер инде үз фатиры булгач, район үзәгендә төпләнергә ниятләве һәм югары уку йортына кереп, югары белем алырга да теләге барлыгын әйтте. Без дә үз чиратыбызда Аделинага шушы барлык уй-хыялларын уңышлы итеп тормышка ашырып, үзе теләгәнчә бәхетле, матур тормыш коруын телибез. Арабызда кече яшьтән үк язмыш сынауларын җиңәргә өйрәнеп, үз тырышлыгы белән белемле булып, һөнәр үзләштергән һәм эшләп йөргән, максатка омтылучан яшьләрнең булуы сөендерә. “Тәвәккәл таш яра”, – дип юкка гына әйтмиләр халкыбызда. Аделинаның үз алдына куйган барлык максатларын да тормышка ашырачагына һич икеләнмибез, аңа бары тик уңышлар гына юлдаш булсын, дибез.

Автор:Рәзилә Арсланова.
Читайте нас в