Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 сентябрь , 12:35

Райондагы һәр мигрант – күз уңында

Районга килүче мигрантлар саны елдан-ел арта бара. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр  бу күренешкә  тәэсир итми калмады. Әйтик, 2019 елда райондагы  чит ил гражданнары саны 1000гә якын булса,  пандемия чорында алар күпкә кими төшкән иде. Чакмагыш районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегеннән   алынган мәгълүматлар буенча,  бүгенге көндә  бездә 462 чит ил гражданы  миграция исәбенә куелган. Аларның 29ы – биредә даими яшәүче, вакытлыча тору урыны буенча  теркәлгәннәре –  433.

Райондагы һәр мигрант – күз уңында
Райондагы һәр мигрант – күз уңында

 

Миграция мәсьәләләре бүлегенең белгеч-эксперты Ләйсән Наил кызы Фәрхетдинова  белдерүенчә, районда мигрантлар саны янә арта башлаган. Яшәү урынында теркәлү хокугына ия (вид на жительство) һәм вакытлыча  рөхсәт  буенча яшәүче чит ил гражданнары бар. Районда  яшәү урынына теркәлү хокугына ия 60,  вакытлыча яшәү рөхсәте буенча районда 13 чит ил гражданы яши. Бу документ 3 ел вакытка бирелә һәм шушы срокка алар языла да. Аларның һәммәсе дә, хатын-кызлардан, балалардан тыш, төрле урыннарда хезмәт сала. Мәктәп яшендәге  балигъ булмаган укучылар да бар. 18 яшькә кадәрге балалар саны –70.  

Иң күп мигрантлар – Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Әрмәнстан якларыннан. Нигездә аларның күпчелеге бирегә  сезонлы эшкә урнашу максаты белән килә. Аларның вакыты марттан октябрьгә кадәр  туры килә. Бу чорда районда  мигрантлар саны аеруча күп була.

Районда миграция исәбендә торучы һәр кеше котрольдә тотыла.  Чит ил гражданины миграция исәбенә басу белән бу мәгълүмат БР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар системасы сайтына җибәрелә һәм бу белешмәләр  безнең полициянең участок уполномоченныйлары хезмәтенә тапшырыла. Алар чит ил гражданиннарын  ай саен тикшереп тора.  Быел районда 4 фиктив (ялган) исәпкә кую очраклары  ачыкланган.  Аларның берсенә карата җинаять эше кузгатылып өлгергән дә инде. Мигрантларның исәпкә алынуын контрольдә тоту, тәртип бозуларны кисәтү максатыннан “Легаль булмаган мигрант”, “Резина фатир” кебек төрле оператив-профилактик чаралар үткәрелә һәм  Русия Федерациясе законнарын бозучылар ачыклана.

Миграция өлкәсендә хокук бозулар өчен быел 8 айда  9 кеше административ җаваплылыкка тарттыртылган.

“Гомумән әйткәндә, чит ил гражданнарының биредә яшәвен һәм хезмәт эшчәнлеген башкаруын контрольдә тоту даими рәвештә алып барыла. Законны үтәү өчен закон бозуларны алдан кисәтергә тырышабыз. Быел  чит ил гражданнары тарафыннан кылынган бер җинаять  очрагы да теркәлмәгән. Хәл тотрыклы, тыныч. Райондашлардан да аларга карата бер шикаятьләр дә юк. Алар көне-төне эштә, күршеләргә дә комачауламыйлар, тыныч кына яши бирәләр”, – диде Ләйсән Наил кызы.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в