ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 сентябрь 2022, 11:25

Башкортстан Гомумрусия “Аеклык көне” акциясенә кушыла

9 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр республиканың барлык шәһәр һәм районнарында Гомумрусия аеклык көненә багышланган тематик чаралар оештырыла. #минтрудрб #гибддрб #центрысемья #трезвоесело2022 #деньтрезвости #язатрезвоевождение#язатрезвоевождение

Башкортстан Гомумрусия “Аеклык көне” акциясенә кушыла
Башкортстан Гомумрусия “Аеклык көне” акциясенә кушыла


Бу көнне үткәрүнең төп максаты: иң мөһиме – сәламәтлек дип кешеләрне искәртү, ә алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллану гомерне кыскарта һәм хроник авырулар артуына китерә.
9 сентябрьдә республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе Идарәлеге һәм Гаилә хезмәте үзәкләре белән берлектә “Мин машинага аек килеш идарә итү яклы” акциясен оештыра. Бу чара исерек водительләр һәм җәяүлеләр гаебе белән юл-транспорт һәм башка вакыйгаларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлтелә.
Көн дәвамында ЮХХДИ һәм Гаилә хезмәте үзәкләре хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучылар белән әңгәмәләр үткәреп, аларга юл хәвефсезлеге кагыйдәләре турында искәртмәләр таратачак.
Моннан тыш, 9 сентябрьдән 11нә кадәр #язатрезвоевождение флешмобы да үтә. Моның өчен республикада яшәүчеләргә машинада руль артында фотога төшәргә һәм аны социаль челтәрләрдә “Мин машинага аек килеш идарә итү яклы! Үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз” язуы белән урнаштырырга кирәк булачак.
#минтрудрб #гибддрб #центрысемья #трезвоесело2022 #деньтрезвости #язатрезвоевождение
#язатрезвоевождение

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: