Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 сентябрь , 11:10

Милли мәдәнияткә – кече яшьтән үк

Бүген республикабызда Башкортстан халыкларының Милли костюмы көне билгеләнә. Районның барлык мәдәният, мәгариф учреждениеләре бу көн уңаеннан игълан ителгән флешмоб-марафонга актив кушылды. Оешма-учреждениеләрнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә урнаштырылган күркәм фотолар күптөрлелеге һәм чагулыгы белән аерылып тора. #учусьвнациональномкостюме,#милликейемдәуҡыйбыҙ,#Милликейемкөнө2022,#ДеньНациональногоКостюма2022

Милли мәдәнияткә – кече яшьтән үк
Милли мәдәнияткә – кече яшьтән үк

Бүген республикабызда Башкортстан халыкларының Милли костюмы көне билгеләнә. Районның барлык мәдәният, мәгариф учреждениеләре бу көн уңаеннан игълан ителгән флешмоб-марафонга актив кушылды. Оешма-учреждениеләрнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә урнаштырылган күркәм фотолар күптөрлелеге һәм чагулыгы белән аерылып тора.
Район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләре дә бу марафоннан читтә калмады. Төркемнәрдә Милли костюм көненә багышланган занятиеләр, төрле чаралар үтте. Бу хактагы мәгълүмат социаль челтәрләргә дә урнаштырылды.
#учусьвнациональномкостюме,#милликейемдәуҡыйбыҙ,#Милликейемкөнө2022,#ДеньНациональногоКостюма2022

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас в