Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 сентябрь 2022, 10:40

Аблайдагы күркәм үзгәрешләр

2015 елдан алып Башкортстан Республикасында “Бердәм Русия” сәяси  партиясенең “Эшлекле  гомәлләр” проекты актив рәвештә тормышка ашырыла.

Аблайдагы күркәм үзгәрешләр
Аблайдагы күркәм үзгәрешләр

Әлеге проект буенча беренче чиратта нинди эшләр башкарү кирәклеген кешеләр гражданнар җыеннарында үзләре хәл итә. Аларның теләкләре нигездә, билә­мәләрне төзекләндерү, яктырту, җылыту, су үткәрү, социаль әһәмиятле объектлар төзү һәм ремонтлау кебек юнәлешләргә кагылышлы.

Үрнәк авыл биләмәсенә караган Аблай авылында да әлеге  проект буенча төрле күркәм эшләр башкарылган. 2020 елда Октябрь, Яшьләр, Каратал урамнарын караңгы мәлдә яктырту  мәсьәләсе чишелгән булса, былтыр мәктәпкә керү өлеше ремонтланган.

Быел исә Аблай авылы халкы үзләренең мәдәният йортын төзекләндерергә карар иткән. Аларның бу инициативасы да партия, район хакимияте җитәкчелеге тарафыннан хуплап алына һәм кыска вакыт эчендә мәдәни учакның нигезе ныгытыла.

Шушы күркәм үзгәрешләр уңаеннан 9 сентябрь көнне аблайлылар зур бәйрәм оештырды, мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта ярминкә гөрләде. Берәүләр биредә сөт, йомырка, бал, алма, мәтрүшкәләр белән сату итсә, кемнәрдер яшелчә-җимешләрдән, чәчәкләрдән матур композицияләр ясап куйган. Очрашу ахырында олысы-кечесе тәмле пылаудан авыз иттеләр.

Тырыш Аблай авыл халкын сәламләп, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чыгыш ясады, бәйрәмдә катнашучыларга бәхет-шатлык, корычтай сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде, аларның районыбызның иҗтимагый тормышында башлап йөрүчеләр булуларын ассызыклап, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район мәдәният йортының иҗади төркеме тарафыннан әзерләнгән концерт авыл халкының күңеленә хуш килде: һәр җыр һәм бию алар тарафыннан көчле алкышларга күмелде.

Аблай авылында узган ярминкә бәйрәме Башкортстан Республикасы халыкларының милли киемнщре көненә туры килде. Шушы уңайдан биредә район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә семинары да узды. Аның эшендә Светлана Фларис кызы Шакирова, Үрнәк авыл биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, Муницапаль район Советының бүлек мөдире Индира Альберт кызы Гәрәева катнашты.  

Эшлекле сөйләшү барышында мәдәният учреждениеләренең кышкы җылыту сезонына әзерлеге, биналарның, беркетелгән территорияләрнең төзекләндерелүе темалары күтәрелде, иҗади  өлкәдә тәҗрибә уртаклашу буенча әңгәмәләр узды. Очрашу ахырында авыл тормышында актив катнашкан барлык мәдәният хезмәткәрләренә авыл биләмәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас в