ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 сентябрь 2022, 17:50

Прививка – иң ышанычлы чара

Билгеле булуынча, илдә гриппка каршы прививка кампаниясе бара. Бу төр саклану чарасы нәрсәгә кирәк һәм ул хәзерге вакытта нигә бик мөһим соң? Статистка мәгълүматларыннан күренүенчә, үткән эпидемик сезонда ковидтан вафат булучылар саны югары булган илләрдә гриппка каршы прививка ясатучылар бик әз булган. Гриппны җиңел дә, авыр чирләп тә үткәрергә мөмкин. Әмма аңардан соң организмда калган өзлегүләр бик тә хәвефле. Алар – вируслы үпкә ялкынсынуы (пневмония), икенчел бактериаль үпкә ялкынсынуы, синусит һәм астма, эмфизема, хроник бронхит, йөрәкнең ишемик һәм хроник авыруларның көчәюе. Югары хәвеф төркеменә караган кешеләрнең вафат булу очраклары да теркәлә. Прививка грипп вируслары белән инфекцияләнүдән һәм авыру катлауланулардан саклый. Аңардан ышанычлы саклану COVID-19 инфекциясен дә йоктыру хәвефе югары булган чакта һәркайсыбыз өчен дә аеруча мөһим. Бу ике инфекция белән берьюлы чирләгән очракта чир авыррак кичерелә, аның үлем белән тәмамлану куркынычы арта, реанимация чаралары ешрак таләп ителә, катлауланулар мөмкинлеге тагын да югарырак була. Гриппка каршы күләмле вакциналаштыру кампаниясе бу төр авыруларны госпитализацияләүләрне киметеп, табибларга максималь көчне ковидка каршы көрәшкә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Грипптан вакцина эшләтегез һәм сәламәт булыгыз!

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: