ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Ана капиталын беренче бала тугач ук алып булачак

Русиялеләр Ана капиталын гаиләдә беренче бала тугач ук алу хокукына ия булачак.

Русиялеләр Ана капиталын гаиләдә беренче бала тугач ук алу хокукына ия булачак. Гаиләдә икенче бала дөньяга килгәч аның күләме 150 мең сумга арта. Индексациядәнән соң әлеге көндә бу төр дәүләт ярдәме 466 мең 617 сум тәшкил итә. Икенче бала тугач түләнә торган капиталның гомум күләме 616 мең сумнан арта һәм ул суммага ел саен индексация үткәреләчәк. Бу хакта ил Президенты В.В.Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгате барышында хәбәр итте.
Моннан тыш, әлегә кадәр 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәр дип исәпләнгән бу программаның гамәлдәге вакыты 2026 елның 31 декабренә кадәр арттырылачак.
Шунысын да искә төшерү артык булмас: өченче сабыйлары дөньяга килгән гаиләләрнең ипотека кредиты булган очракта, дәүләт аның 450 мең сумын киметү өчен акча бүлә. “Димәк, өч балалы гаиләләр торак мәсьәләсен хәл итү өчен дәүләт ярдәмендә гомумән исәпләнгән 1 миллион сумнан артык акча сала алачак. Шуны да искәртеп үтәр идем, ике яки өч бала тәрбияләүче гаиләләр өчен 6 процент тәшкил иткән ташламалы ипотека ставкасын без кредитның тоташ вакыты тәмамланганчыга кадәр озайттык”, – диде ил Президенты бу уңайдан.
Читайте нас: