ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
13 гыйнвар 2020, 17:45

Гаилә белән бергәләп

Күптән түгел районның “Гаилә” клубында шул исемдәге клуб утырышы үтте. Ул “Минем хыялым” темасы буенча оештырылды.

Күптән түгел районның “Гаилә” клубында шул исемдәге клуб утырышы үтте. Ул “Минем хыялым” темасы буенча оештырылды. Анда балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
“Гаиләдәге татулык” тренинг занятиесендә “Сәламләү”, “Кәеф барометры”, “Гаилә турында әңгәмә” күнекмәләре үткәрелде. “Нурлы кояш” күнегүен эшләгәндә балалар гаиләдә тынычлык һәм гармонияне саклап калу өчен мөһим булган сыйфатларны санадылар, тормыштан мисаллар китерделәр, “Чәчкә һәм таҗ” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Буталчык” уены да кызыклы үтте. Иҗади остаханәдә “Минем хыялым” коллажын эшләгәндә чарада катнашучылар иҗади эш барышында үз кәефләрен, хис-тойгыларын һәм киләчәк турындагы планнарын чагылдырдылар. Шулай ук балалар өчен алар үз куллары белән эшләнмәләр ясаган уеннар кызыклы булды. Чара барышында малайлар һәм кызлар йорт шартларында Кар Бабай һәм “Тылсымлы савыт” ясадылар, “Вулкан ату” тәҗрибәсен эшләп карадылар. Гаилә ялында катнашучы әти-әниләр үткәрелгән чара һәм балаларны гаджетларга бәйлелектән аерып тору максатында әйтелгән файдалы тәкъдимнәр өчен аны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Чара чәй табыны артындагы әңгәмә һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы:. http://kc50.mintrudrb.ru/posts/137836.
Читайте нас: