Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 июнь 2021, 12:28

Беренче катнашучы – Гәрәевлар гаиләсе

Гаиләм — ныклы терәгем, Гаиләм — таянычым, Йөрәк җырым, сер сандыгым, Һәм илһам чыганагым.

Гаиләм — ныклы терәгем,
Гаиләм — таянычым,
Йөрәк җырым, сер сандыгым,
Һәм илһам чыганагым.
Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да бәхетле булырга килгәнбез. Барыбызның да бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк. Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Һәм һәр кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана. Әаның ныклыгы, ата-ананың җылы мөнәсәбәте, балалар белән бәйләнгән. Мин бик бәхетле, чөнки минем яраткан кешеләрем, гаиләм бар. Без,Гәрәевлар гаиләсе Үрнәк авылында яшибез. Иптәшем белән 4 балага гомер бүләк итеп, гаилэ дигән олы исемгә тап төшерми гомер итәбез. Иптәшем Самат Гәрәев - “Базы” хуҗалыгында механизатор. Берүзенә өч техника аның, язын трактор белән иген чәчүдә, җәен сенаж, печән ташуда, ә инде көзен комбайн белән иген уруда катнаша. Иптәшемә ” егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” - , дигән әйтем бик туры килә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Үз көчебез белән зур йорт салып кердек, мал-туар тотабыз, күпләп кош-корт асрыйбыз.Мин, Раушания Гәрәева Киндеркүл авылында мәдәният йорты мөдире, Үрнәк авылында социаль хезмәткәр булып эшлим. 18 өлкән яшьтәге кешегә ярдәм күрсәтәм. Ике эшемне дә бик яратам, барына да өлгерергә тырышам, моның өчен миңа гаиләм көч, дәрт биреп тора. Кызыбыз Чулпан белән Лиана икесе бергә Уфа медицина колледжын кызыл дипломга тәмамладылар.Чулпан кызыбыз Башкортстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең өлкән белгече, Лиана кызыбыз Чакмагышта шәфкать туташы булып тырышып эшләп йөриләр. Улыбыз Нияз быел 9 нчы сыйныфны, кече улыбыз Ильназ 2нче сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамладылар.
Безнең гаилә җыр-моң ярата. Иптәшем бик матур итеп гармунда уйный. Төрле смотр ярышларында,конкурсларга бик теләп катнашабыз. Мәдәният йортында үткән бер генә чарага да катнашмый калганыбыз юк. Гаиләбез тату булгач, барына да өлгерәбез. Быел гаиләбездә куанычлы вакыйга булды, Чакмагыш авылыннан бик тырыш, уңган гаилә белән туганлаштык, март аенда кызыбыз Чулпан белән Чакмагыш егете Рөстәмгә никах укыттык.
Язмышыма нигез салган җаннар,
Сезнең белән тибә йөрәгем.
Сүрелмәсен гаилә учагыбыз —
Күңелемдә шушы теләгем.
Читайте нас в