ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 июнь 2021, 14:56

Өчөнче катнашучы – Сәбгыяновлар гаиләсе

Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы һәм үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур эше калырга тиеш. Ә үзеңнең якты эзеңне калдыру өчен туган йортың, гаиләң булу кирәк.

Гаилә – ул кешенең таяныр ноктасы. Безнең бәхет гаиләдә. Гаиләбез бар икән, димәк, безнең киләчәгебез бар, без бәхетле! Биш хәрефтән генә торган “гаилә” сүзе бик зур мәгънәгә ия.
Безнең дүрт кешедән торган гиләбез дус һәм тату булып Иске Калмаш авылында гомер кичерә. Тормыш иптәшем Рәүф белән ике алма кебек кызларыбыз – Диана һәм Динарага матур тәрбия бирдек. Зур кызыбыз Диана М.Акмулла исемендәге БДПУның 3че курсын тәмамлады, үзен киләчәктә башлангыч сыйныф укытучы итеп күрә ул. Кече кызыбыз Динара 11че сыйныфны тәмамлады.
Әйе, гаилә ул бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя ул. Бу ояда гына кеше үзен тыныч һәм рәхәт итеп тоя. Шундый матур гаиләбез булуы белән без бик бәхетле.
Читайте нас: