ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
11 июнь 2021, 14:20

“Минем гаиләм” конкурсының икенче катнашучылары – Гафаровлар гаиләсе

Руслан Радик улы һәм Раушания Мөнир кызы Гафаровлар гаиләсен район халкы сәнгатьсөяр, күркәм гаилә буларак белә һәм хөрмәт итә. Руслан “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Чакмагыштагы комплекслы хезмәтендә слесарь булып эшли. Раушания мәгариф бүлегендә кадрлар буенча белгеч вазыйфасында хезмәт сала, әле декрет ялында кечкенә улларын тәрбияли. Барлык яшьләргә үрнәк булырлык бу матур гаиләдә өч ул – Данияр, Искәндәр һәм Надир тәрбияләнеп үсә.

Гафаровлар гомер буе мәдәният өлкәсендә хезмәт салган әти-әниләре – Каразирек мәдәният йортына җитәкчелек итүче Радик Мәкъсүдәт улы һәм шул ук учреждениедә художество җитәкчесе булып эшләүче Розалия Сәхи кызы белән берлектә җирлегебездә генә түгел, республика күләмендә үткән мәдәни чараларда, конкурс-бәйгеләрдә актив катнашалар һәм даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Караидел районында оештырылган “Гаиләм – минем кальгәм” бәйгесендә дә район данын лаеклы яклап, икенче призлы урынны яуладылар, Аскын районында үткән “Шәҗәрә бәйрәме”ннән, “Кушнаренко таңнары” республика фольклор фестиваленнән Дипломнар алып кайттылар. Районда үткән бәйрәм һәм смотр концертларының, “Җырчы авыл”, “Бишек җыры” конкурсларының һәм, гомумән, һәр чараның күркәм бизәге алар. Алай гына да түгел, өлкән Гафаровларның кече уллары Рузиль һәм киленнәре Лилия дә шулай ук сәнгатьне яратып, әти-әниләре, туганнары белән берлектә мондый чаралардан читтә калмый. Алар да ике ул – Аяз һәм Илназны үстерә. Гафаровларның гаилә ансамблен тирә-як районнар тамашачылары да яхшы белә һәм чыгышларын көтеп ала.
Гаилә традицияләре турында сүз алып барганда, Раушания Мөнир кызы һич икеләнеп тормый: “Гафаровлар гаиләләрендә иң мөһим традиция бер: бездә тик ир-егетләр дөньяга килә – ике буын гаиләләрдә дә малайлар үсә”, – дип елмая.
Читайте нас: