ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 июнь 2021, 11:40

“Минем гаиләм” конкурсының чираттагы катнашучылары – Вәкиловлар гаиләсе.

Район үзәгендә гомер итүче Флүз Рим улы һәм Резида Мөнәвир кызы Вәкиловлар иңне-иңгә куеп 22 ел дәвамында бер гомер сукмагыннан атлыйлар.

Район үзәгендә гомер итүче Флүз Рим улы һәм Резида Мөнәвир кызы Вәкиловлар иңне-иңгә куеп 22 ел дәвамында бер гомер сукмагыннан атлыйлар. Гаилә башлыгы 25 елдан артык “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында механизатор булып эшли, район күләмендә алдынгы игенчеләрнең берсе. Быелгы Сабантуйда аның тырышлыгы Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дипломы белән билгеләнде. Гаиләне бербөтен итеп туплап, җылы учакны сүндерми саклап тотучы хуҗабикә Резида исә әлегә декрет ялында. Бу еллар дәвамында әти-әни бәхетен арттырып, биш йөрәк парәләре дөньяга килә. Иң өлкәне Алсу хәзер инде үз гаиләсен корган, “Чакмагыш-арена” боз шугалагында хезмәт сала. Кияүләре Айнур да шул ук учреждениедә хисапчы булып эшли. Уллары Тимур Уфада укый, колледжның икенче курсын тәмамлый, электромеханик һөнәрен үзләштерә. Уртанчы кызлары Айсылу Чакмагыш гимназиясенең 6нчы сыйныфын тәмамлаган, беренче сыйныфтан ук бию серләрен өйрәнә. Әминә быел көз беренче сыйныфка барачак. Ә кечкенә Тамерлан балалар бакчасына йөри башлаган. Вәкиловлар гаиләсе дә активлыгы белән аерылып тора, төрле иҗади конкурслар, чараларда бердәм булып катнаша. Редакция игълан иткән конкурска да алар шундый бәйрәмнең берсе – Яшьләр көнендә үткәрелгән Коляскалар парадына бизәп-әзерләп алып килгән “трактор” һәм аның кечкенә механизаторы да булган гаилә фотоларын җибәргән. Димәк, гаилә традицияләре дәвам итә – әтисенә лаеклы алмаш үсә.
Читайте нас: