ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 июнь 2021, 14:24

Аңлашып яшәүгә ни җитә

Әти һәм әни – дөньядагы иң якын кешеләребез. Бүгенге көндә без үзебез дә әти белән әни инде. Кечкенә ике улыбыз өчен кулга кул тотынышып, дөньяның бар ямен тоеп яшибез.

Әти һәм әни – дөньядагы иң якын кешеләребез. Бүгенге көндә без үзебез дә әти белән әни инде. Кечкенә ике улыбыз өчен кулга кул тотынышып, дөньяның бар ямен тоеп яшибез. Һәр гаиләнең үз матурлыгы бар, дип уйлыйбыз. Иптәшем, Илмир Ришат улы Минһаҗев белән гаилә коруыбызга тиздән 10 ел була. Бүген без үз эшебезне ачып, үзебезнең һәм күршедәге районнар халкына тимердэн матур капкалар, беседкалар эшлибез. Ир-атка җитмеш торле һөнәр дә аз, диләр. Әйе дөрес. Тик бергәләп башкарган эшләр генә барыбер кадерлерәк тә, матуррак та буладыр, дип уйлыйбыз. Шуңа күрә һәр эшебезгә үзебезнең мәхәббәтебезне салып, чын куңелдән башкарабыз.
Һәр гаиләнең үзенен алмаштыргысыз традицияләре, тормыш кагыйдәләре, бар. Без бер-беребезгә һәр вакыт юл куярга, нинди генә авыр вакытлар булмасын авыр суз әйтмәскә тырышабыз. Йортыбызда синекен; “минеке” дигән сүзләр юк. Ризикны бергәләп әзерлибез, бергә бакча эшләрен башкарабыз. Илмир белән бер-беребезгә гел генә: «Безнең бер-беребезгә мөнәсәбәтләребез нинди булса, улларыбыз үсеп ир-егет булып, өйләнеп, иптәшләре белән дэ шулай донья көтәрләр,» – дип кабатлыйбыз.
Өебездә тәмле ашлар пешеп торса, елдан-ел яңа матур төзелешләр алып барылса, ойдә җылылык, наз булса, балаларыбызның, үзебезнең тазалыгыбыз булса – безнең өчен бу бик зур бәхет.
Читайте нас: