Әни назы, җылысы, ягымлылыгы безне тәүге көннәрдән үк уратып ала. Минем әнием – ис киткеч кеше! Кадерлем дөньядагы бөтен матурлыкны үзенә җыйган, хискә бай. Ул ярдәмчел, таләпчән, дөреслеккә омтылучан, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручан кеше. Бу – әниемә хас сыйфатлар. Алар нәсел җепләре аша миңа да күчкән. Картәнием сүзләре дә моны дәлилли: “Бигрәк әниеңә охшагансың, улым,” – дип мине ярата. Әниемнең исеме – Вероника. Ул “җиңүгә әйдәүче” дигән мәгънәне ача. Ул гаиләдә беренче бала бу лып дөньяга килгән. Кышкы суык көндә берберсен өзелеп сөюче ике изге җанга бетмәс җылылык, зур шатлык һәм бәхет бүләк иткән минем әнием! Күп балалы гаиләдә иң олысы булгач, бәләкәйдән үк әтиәнисенә, үзеннән кече туганнарына ярдәм итеп, эшсөяр булып үсә ул. Шуңа аны бернинди авырлыклар да куркытмый. Картәтиемкартәниемә охшап, минем әнием бәләкәй чагыннан ук китап укырга ярата. “Күп укыган – күп белгән!” – ди ул. Шушы тормыш девизы белән балаларга булган сөюе укытучы һөнәрен сайлата, ул рус теле һәм әдәбияте укытучысы булып эшли башлый. Бар күңелен биреп, балаларга белем орлыкларын чәчә. Район мәгариф бүлегендә телләр буенча методист булып та озак еллар эшләп өлгерә. Бүгенге көндә улмәктәбебездә укытутәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Бу бик җаваплы эшне җиренә җиткереп, зур горурлык белән башкара. Әниемә ярдәм итәргә тырышам, ул “минем начальнигым, ярдәмчем!” дип дәртләндерә, ә мин, аны яратып, “мәгарифне үсте рүчебез!” дип җавап бирәм. Безнең нурлы өебезгә кем генә килсә дә, әни аны һәр чак якты йөз белән каршы ала, телеңне йотарлыҡ тәмле ризыклар белән сыйлый. Аның кунакчыллыгы, ашсуга осталығы яраткан картәниемнән күчкән. Акыл эше күп көч һәм энергия таләп итә. Әтием, энем һәм мин моны бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа да ял вакытларын гаилә белән табигать кочагында үткәрергә яратабыз. Анда бик күңелле ял итәбез – төрле спорт уеннары безне берләштерә һәм саулыкны ныгыта. Тату гаиләбезнең яраткан шөгыльләре бар: җәен балык тотабыз, кышын чаңгыда йөрибез. Кайчакта аптырап та куям: ничек әнием барысына да өлгерә икән?! Мин, әлбәттә, аңлыйм: уң ганлыгы, тырышлыгы, чәмлелеге аны бервакытта да кыен хәлдә калдырмый. Әни – безгә бәләкәй чагыбыздан ук дөрес тәрбия бирүче, һәр вакытта да ягымлы сүзләр белән иркәләүче. Ул — безнең гаилә учагының ялкыны. Без аны бик яратабыз! Мин бар дөньяга ишелерлек итеп кычкырыр идем: ”Әниләрне саклагыз! Аларны яратыгыз! Алар өчен яшәгез!” Без яшәгән йорт җылы да, якты да, чөнки монда безнең гаилә яши! Безнең өйнең яме –