Кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми: туган җирең, әти-әниең, гаиләң, яраткан эшең һәм гомер буе үзеңнең әйләнә тирәдәгеләргә кирәк булуыңны тоеп яшәү. Әлбәттә, боларга өстәп сәламәтлегең дә ныклы булу мөһимлеген онытырга ярамый. Язмабыз герое Лида Мөхәм мәтгыйлем кызы Арсланова исә мондый бәхетне үзе алтмыш еллап гомер иткән Болгар авылы халкына да тулысынча татырга ярдәм итүе белән аерылып тора. Тозлыкуш авылында булдыклы колхозчылар Мөхәммәтгыйлем Мөхәммәтхафиз улы белән Сафура Нурлыгаян кызы Латыйповларның күркәм гаиләсендә өченче кыз булып дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елның 27 ноябрендә дөньяга килгән ул. Уңган механизатор Мөхәммәтгыйлемне бронь белән фронтка җибәрми торалар, чөнки ил табынын хәстәрләргә дә үз эшенең осталары кирәк. Хәрби комиссариатка күпме мөрәҗәгать итсә дә, урыныңа оста механизатор әзерләми торып, фронт турында уйлама да, диләр аңа. Ни һаять, 1942 елның декабрендә үтенечен канәгатьләндерәләр Сөекле хатынын, берсеннән берсе кечерәк өч кызы – Зәйтүнә, Рида һәм Лиданы кысып кочаклап сөеп, җиңү яулап кайтырга киткән Мөхәммәтгыйлем яу яланнарында хәбәрсез югалып кала. Сафурасы исә ал ял белми эшләп, өч сабыен да үстереп, белемле тормышлы итә, онык туруннар игелегендә гасырга якын гомер кичереп, төпчек кызы кулында бакыйлыкка күчә. Әтисен фронтка озатканда бер яшьлек кенә булып калган Лида да апалары белән бергә әнисенең ышанычлы ярдәмчесе була. Кече яшьтән ул тырыш хезмәткә өйрәнеп үскәнлектән, кызларның өчесе дә тормышта югалып калмыйлар. Өл кәннәре Зәйтүнә туган авылында Әдип Әсәдуллин белән бәхетле гомер кичерделәр, колхозда алдын гылардан саналдылар, хәзер икесе дә якты дөньяда юк инде. Рида Уфада төпләнде, Гаян Арсланов белән шулай ук матур яшәделәр. Берничә ел элек ул да мәрхүмә инде. Лида авылда җидееллык мәктәптән соң Иске Калмашта урта бе лемгә ия булды. Ул чакта комсомол чакыруы буенча икешәр ел колхоз да эшләү гадәте бар иде – Лида да туган авылында сыер сауды. Актив кыз төп эшеннән тыш җәмәгать эшләренә дә өлгерде, үзешчән сәнгать түгәрәгендә дә аерылып торды. Өздереп биюенә күпләр сокланааның, күз атып йөрүчеләр дә табы ла. Район үзәгендә шундый чара ларның берсендә аңа Болгар авы лы егете Дамирның күзе төшә. Яшьләр арасында кабынган мәхәббәт уты гомерлек булып чыга: 1962 елда шаулатып туй ясап өйләнешәләр.