ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
28 ноябрь 2021, 09:25

Туган халкына игелекле хезмәттә

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан туган җиребезгә лаеклы хезмәт өлгеләре күрсәткән якташларыбызны бүләкләү тантанасында мәгариф һәм муниципаль хе-змәт ветераны, актив җәмәгатьче Рәзифә Миргазиян кызы Сәлахова күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесенә лаек булды. Әлеге тантанадан төгәл бер ай элек кенә ул үзенең күркәм гомер үрен – 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.

Туган халкына игелекле хезмәттә
Туган халкына игелекле хезмәттә

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан туган җиребезгә лаеклы хезмәт өлгеләре күрсәткән якташларыбызны бүләкләү тантанасында мәгариф һәм муниципаль хе-змәт ветераны, актив җәмәгатьче Рәзифә Миргазиян кызы Сәлахова күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесенә лаек булды. Әлеге тантанадан төгәл бер ай элек кенә ул үзенең күркәм гомер үрен – 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.Искиткеч күпъяклы талант иясе, бар яклап та килгән кеше ул Рәзифә ханым. Дулкынланадулкынлана муниципаль район хакимияте башлыгы кулыннан әлеге олы бүләкне кабул иткәндә күз алдыннан бөтен тормыш юлын кабат кичерде. Әйе, гомере бушка узмаган – һәр елы туган җирендә туган халкына игелекле хезмәт белән бизәлгән аның. Күркәм табигатьле Рәҗәп авылында 1946 елның 3 октябрендә гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән ул. Бөек Ватан сугышы фронтларында дошман белән каты алы-шларда катнашкан, яраланып госпитальләрдә дәва-ланган, яу кырыннан исән әйләнеп кайтып, сугыш ките-ргән михнәтләрдән арыну хакына көнтөн тырышлык салган әтисе Миргазиян Батыргәрәй улы белән колхозчы Нәсыйха Нурислам кызының күп балалы гаиләсендә кече яшьтән үк яшәү ямен тырыш хезмәттә табарга өйрә-неп үсә кыз. Мәктәптә тырышып урта белемгә ия була. Ә бит унике яшендә генә яу кырында сәламәтлеге какшап кайткан әтисе вафат булганда аннан кечерәк сеңлесен, ике энесен тәрбияләшергә дә кирәк була.Тырыш, белемгә омтылучан кыз мәктәп юлламасы белән Бөре шәһәрендәге педагогия институтының физикаматематика факультетында югары белем үзлә-штерә башлый. Биредә дә тырышып укый, актив җәмәгатьче булып та таныла. 1969 елда дипломлы яшь белгеч үзебезнең районга кайтып, күрше Иске Сөрмәт мәктәбенә укытучы итеп тәгаенләнә. Мәктәптә бер генә чирек укытырга өлгергән актив кызны район мәгариф бүлегенә инструктор итеп эшкә чакырып алалар. Ике елдан артык яратып, бирелеп башкара ул әлеге вазыйфаны, әмма туган авылы үзенә ныграк тарта. 1971 елдан Рәҗәп урта мәктәбендә физика һәм математика фәннәреннән укыта башлый, 19781983 елларда дире-кторның тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр. 19831987 елларда мәктәп директоры камытын кидерүләре дә – булдыклы, оста оештыручы икәнлеген күрә белүләре нәтиҗәсе. Уку йортында укытутәрбия бирү эшчәнлеген яхшырту, матдитехник базаны ныгыту юнәлешендә дә шактый күп эшләр башкара тырыш ханым. 1987 елда Рәҗәп авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлап та ялгышмыйлар үзен: өч ел эчендә ул авылларны, мәдәниятмәгариф учреждениеләрен төзекләндерү, халыкны тәрбияләү, хуҗалык эшчәнлеген югары биеклектә алып баруда ярдәмләшү өстенә Байбулат авылында балалар бакчасы ачтыру, шушы авыл мәктәбен яхшылап ремонтлату, Рәҗәп мәдәният йорты түбәсен калай белән ябу, җылыту системасын яңарту, сәхнәсен заман таләпләренә яракла-штыру, туган авылы зиратын тимер сетка белән киртәләп әйләндереп алу, мәктәп интернаты (хәзер биредә өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны стационар шартла-рда реабилитацияләү үзәге – халыкча әйтсәк, картлар йорты урнашкан) түбәсен яңадан калай белән ябу һәм башка күп эшләр башкарыла. Боларны һәммәсен дә юллап йөрергә, эшләрне башыннан ахырынача җиткерүгә ирешергә хатынкызлар түгел, күп иратлар да булдыра алмаган чорда Рәзифә ханыма сокланып туя алмаслык.1990 елдан 2002 елда хаклы ялга киткәнче ул яңадан туган авылы мәктәбендә укытучы, директор урынбасары була. Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: