Хәзер шундый бер заманда яшибез: ашыгып дөньясын көтәбез, күршегә дә әллә нигә бер, йомыш төшкәндә генә керәбез, элеккеге кебек хәл белешүләр дә сирәгәя. Аның каравы, барлык йортларда да интернет челтәре бар. Күбебез шунда аерым-аерым да утырабыз, төркемләп тә мәш килеп эшлибез. Аралашуларның, күрешеп сөйләшүләрнең кызыгын бетергән, замананың аңлашылмаган бер хикмәте инде ул. Әлбәттә, сирәк кенә булса да очрашып, чәйләр эчеп утыргалау, күзгә-күз карашып сөйләшү-серләшүләр бик кирәк, файдалыдыр, тик вакыт җиткерә алмыйбыз: эшебез күп, телефоннан чыга алмыйбыз… Шуңадыр да, матур традицияләр онытыла, югала бара. Без ата-бабалардан мирас булып калган изге йолаларны, матур гадәтләрне онытмаска, сакларга, буыннардан-буыннарга җиткерергә тиешбез. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән – димәк, авыллар яши, ә авыл яшәгәч, тормыш та дәвам итә.
Туган авылым Киндеркүлдә бүгенге көндә дә милли бәйрәмнәр, йола, гөреф-гадәтләр югалмыйча, сакланып килә. Еллар узган саен әби-бабайларыбызның борынгыдан килгән шушы рухи мирасы онытылмаганга күңел сөенә, киләчәккә, яшәүгә якты өметләр уята. Мәдәният йортында да күп кенә чараларны заман төсмерләре биреп булса да үткәрергә тырышабыз. Һәр бәйрәм саен клубка килә алмаган өлкәннәрнең өйләренә барып котлауны үзебезнен бурыч итеп куйдык. Пандемия вакытында да бу эшебезне туктатмадык. «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче балалар белән күңел җылысын кушып, үз кулларыбыз белән ясаган нәни генә бүләкләребезне тапшырганда өлкәннәрнең нурлы йөзләрен күрү – барыбыз өчен дә сөенеч. 7 март көнне авылдашлар белән җыелып «Май чабу» бәйрәмен зурлап үткәрдек. Тиздән «Карга боткасы», «Сабантуй» , «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәмнәрен үткәрергә ниятлибез. Авылдашларым ислам дине белән бәйле бик күп дини бәйрәмнәрне дә олылап үткәрә. Аларның иң зурлары – Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәре.
«Кич утырулар», «Каз өмәләре», кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү, туй көннәре, туй ризыклары, бәби туйлары белән бәйле йолалар да авылымда бүгенге көннәрдә дә сакланып калган һәм үтәлә дә.
Күптән түгел авылдашларым Габидә апа белән Рөстәм абый Ялаловлар йортына килен төшердек. Бөре якларыннан килгән сылукайны күрергә, каршы алырга бөтен авыл халкы җыелды. Чынлап та, туйларның иң матур күренеше – килен төшерү бит ул. Кыз баланың кияүгә чыгып, үзенең туган-үскән йорты, ата-анасы яныннан китеп икенче гаиләгә күчүе – ул яңа тормышка аяк басу. Менә шуңа күрә киләчәкне бәхетле итәргә теләү максаты белән башкарылган бик күп халык һәм туган авылым йолалары белән үрелеп барды Ялаловлар йортына килен төшерү. Иң элек, киленне каршы алганнан соң, аның бирнәсен сату йоласы башкарылды. Кода белән кодагый яшьләрнең тормышы мул, борчуларсыз, татлы булсын дип, бирнә янына ике чиләк бодай, үзләре суккан паласларны, бүләкләрне, күчтәнәчләрне мулдан алып килгәннәр.
Ә иң матур күренеш су юлы күрсәтү йоласы булды. Ак күлмәктән, йөзе балкып торган, бизәкле чиләк-көянтә асып суга барган киленгә сокланмаган кеше калмагандыр ул көнне! Авылыбыз гармунчысы Рәфил Зиннәтуллинның гармун моңына ияреп кунаклар Рәзифә апа белән Рәфис абый Нурисламовлар йортына юл алдылар. Аларны капка төбеннән үк мин, Киндеркул мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Гәрәева, матур җыр белән сәламләдем. Ачык йөзле, һәр кешегә ярдәм итәргә торучы олы йөрәкле хуҗалар Рәзифә апа белән Рәфис абый әзерләгән, ихатаның буеннан-буена сузылган мул табын барысын да сокландырып, хәйран калдырды. Пар бөркеп утырган самоварлар, кайнар тәбикмәкләр, сыгылып торган табын яшьләр, кунаклар хөрмәтенә әзерләнгән иде. Авылымның күпләргә үрнәк булырлык тату, эшчән гаиләсе ул Нурисламовлар. Хезмәтләрендәге тырышлыклары, авылдашларына күрсәткән ярдәмнәре белән матур эз калдыра барган шундый кунакчыл гаилә яшәвенә мин бик сөенәм, алар белән чиксез горурланам! Гаиләләрендә җылылык саклап, тынычлык һәм иминлек булдырып яшәүче Нурисламовлар мәдәният йортында үткән бөтен чараларга да һәрчак ярдәм итеп торалар. Рәзифә апа белән Рәфис абый кебек тырыш, максатчан, ихтирамлы кешеләр күбрәк булсын, алар кебек һәр кешенең кадерен белеп, бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булып яшәргә язсын иде.
Бәйрәм көнне тирә-як гармун, җыр-моң тавышыннан гөр килеп торды. Пар чиләкләргә су алып, яшьләргә изге теләкләр әйтелгәч, Бөре ягыннан килгән төп кодагый хуҗаларга, авылдашларга олы рәхмәтен җиткерде, мәдәният йортына килен бирнәсе итеп туку станогы вәгъдә итте.
Менә шундый матурлыгы, серләре һәм бизәкләре, гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле булып үтте Киндеркулдәге бу туй бәйрәме.
Күптән түгел авылыбыз мәдәният йорты вәгъдә ителгән туку станогын кабул итеп алды. Кодагый, филология фәннәре кандидаты, Бөре шәһәренең «Бөре тарихи музее» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе каршындагы «Ефәк юлы» халык туку үзәге җитәкчесе Рәзилә Вәкил кызы Гарифуллина барлык җепләре белән өр-яңа станокны тапшырып, палас тукырга өйрәтеп китте. Бик зур рәхмәт Рәзилә Вәкил кызына истәлекле олы бүләге очен. Аллаһ боерса, станок тик утырмас, матур-матур тукымалар бер-бер артлы эшләнеп, тукылып кына торыр дип ышанам. Мәдәният йортына йөреп тукырга өйрәнүчеләр күп булачагына да иманым камил. Кул эшләренә оста, уңган, тырыш авылдашларым бар бит әле минем. Электән үк киндер үстереп, күлләрендә киндер батырып, киндер җепләрдән тукымалар, капчыклар сугып көн кургән авылдан, тырыш халкы булган Киндеркүлдән бит әле без!