ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 апрель 2022, 11:15

Бәхетле гаиләләр дөньясында

Республикабызда тормышка ашырылучы “Аек авыл” конкурсы кысаларында Гаилә хезмәте белгечләре Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, Каразирек авылы мәдәният йорты,

Бәхетле гаиләләр дөньясында
Бәхетле гаиләләр дөньясында

Тозлыкуш урта мәктәбе, гимназия, Балалар сәнгать мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге белән берлектә балаларны һәм аларның әти-әниләрен дә җәлеп итеп “Бәхеле гаиләләр дөньясы” дигән чара оештырып үткәрделәр. Аның барышында “Флаг төрендәге күгәрченнәр”, 3D форматында “Салават күпере” аппликациясе, “Катыргы кәгазьдән чәчәкләр эшләү”, “Модельләү өчен шарлардан чәчәкләр әзерләү”, аквагрим салу кебек осталык дәресләрендә балалар мәшгуль булганда әти-әниләре психолог белән тренинглар үтте. Тест сорауларына җавап тотып, әти-әниләр үзләренең тәрбияләү алымнарына анализ ясады, аларның гаиләдәге мөнәсәбәтләргә тәэсире турында фикер алышты, “Чагу тормышка импульс” дип аталган метафорик карталар белән эш иттеләр. Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүгә ярдәм итүче тәкъдимнәр, медиатор киңәшләре, “ышаныч телефоны” ярдәме дә киләчәктә файдасыз калмас, дип өметләнәбез. Чара ахырында юмарт иганәче – “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозыннан (идарә рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов) бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр таратылды. Балалар да, әти-әниләре дә әлеге чарадан күтәренке кәеф алып, ихлас рәхмәт хисләре белән таралышты. Гаилә хезмәте ихлас ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтүче өстәмә белем бирү педагоглары Айгөл Рудин кызы Кудрявцевага, Фәнүзә Закуан кызы Кәримовага, Эльвина Илдар кызы Яхинага һәм “Аэро-дизайн” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучыларга ихлас рәхмәт җиткерә һәм артабан да берлектәге хезмәттәшлеккә ныклы ышаныч белдерә.

Автор:Ильвера Шәймөхәммәтова, Гаилә хезмәте җитәкчесе.
Читайте нас: