ИГЕНЧЕ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 Май 2022, 10:45

Язмышымның юмарт бүләгенә бәхетлемен

Талантлы кеше бар яклап та талантлы була. Халык арасында йөргән шушы канатлы сүзләр нәкъ менә минем сөекле гомер юлдашым – гимназиянең физик культура укытучысы Рәис Гайнелгыйлем улы Әхмәтов турында әйтелгәндер кебек.

Язмышымның юмарт бүләгенә бәхетлемен
Язмышымның юмарт бүләгенә бәхетлемен

Ул минем өчен ныклы терәк, ышанычлы тормыш юлдашым, кызларыбыз өчен – яраткан хәстәрлекле әти, туганнарына кадерле энекәш, ярдәмчел абый, коллегалары өчен сабыр, уңган хезмәттәш, күр- шеләргә – игелекле, ярдәмчел, ачык йөзле күрше дә. Шушы бар яклап та килгән кеше белән кавыштырган язмышыма мәңге рәхмәтлемен һәм үземне чиксез бәхетле итеп тоям. Рәис белән без икебез дә бер үк авыл һавасын сулап, бер үк чишмә суларын эчеп, аның хәтфә чирәмнәрендә аунап үстек. Ул 1962 елның 7 маенда Каразирек авылында уңган колхозчылар гаилә- сендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Кечкенәдән җитез, тиктормас, спорт сөйгән, аннан да бигрәк оста гармунчы егет кемне генә кызыктырмас та, кемгә генә якын булмас?! Мәктәп елларында ук аңа карап соклануым хәтердә. Әнисе, булачак кайнанам Фәһимә Хәтмулла кызы, җаен табып, Рәисне башкаладагы музыка мәктәбенә күчерү хәстәрен күргән һәм Рәфидә Әхмәтова, Чакмагыш гимназиясе укытучысы. ул төпле музыкаль белем үзләштерү бәхетенә иреште. Кайнанам турында бүген дә авылда иң булдыклы, актив, эшчән, белемгә омтылучан, намуслы кеше буларак искә алып сөйлиләр. Ул һәрчак күп итеп матбугат басмалары алдыра, бөтен яңалыкларны алдан ук укып белеп, авылдаш- ларына җиткерә иде. Өлкәнәйгәч, дин юлына басып та гел изгелектә генә булды. Шуңа да урыны оҗмах түре булуга ышанычыбыз ныклы. Кайнатам Гайнелгыйлем алдынгы механизатор булды, аның күкрәген фидакарь хезмәт өчен бирелгән Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары, бихисап медальләр бизәде. Бөтен күркәм сыйфатларын ул балаларында да тәрбияләргә тырышты, гомере буе авылдашларга өлге булып калды. Өлкән кызлары Нәфисә тәрбияче һөнәрен сайлады, сеңлеләре Рәйсә исә балалар бакчасы мөдире вазыйфасына кадәр үсте. Рәфис абый оста төзүче, Себер якларында эшләп йөри. Рәүф абый булдыклы шофер иде, әле мәрхүм инде. Бу гаиләдә үскән һәр бала – спорт сөючән, җыр-моңга гашыйк кешеләр, бу күркәм сыйфатлар аларның балалары, оныкларына да күчкән. “Атасына карап улын, әнисенә карап – кызын коч”, – диелә халык мәкалендә. Рәис тә әтисеннән дә, әнисеннән дә тик күркәм сыйфатлар гына үзләштергән. Сабыр хо- лыклы, хезмәт сөючән, тыйнак, акыллы кеше дә ул минем сөеклем. Хезмәт юлын ул Каразирек мә- дәният йортының художество җитәкчесе булып башлап җибәрде. Без ул чакта аның җитәкчелегендә смотр концертларына, төрле кичәләргә әзерләндек, чибәр дә, булдыклы да егеткә шул чакта ук күңелем хисләре төшкәндер, дим. Яше тулгач, ул ике ел армия сафларында ил алдындагы изге бурычын намуслы үтәп кайтты. Читтән торып югары белем алды, мәктәптә музыка, физик культура дәресләрен алып барды. Бөтен укучылары да диярлек дәрестән тыш өстәмә спорт түгәрәкләрендә дә, мәдәният йортында да шөгыльләнделәр. Каразирек мәктәбенең чаңгычылар, волейболчылар, баскетболчылар, футболчылар, җиңел атлетика һәм башка командалары һәрчак призлы урыннар яулап килүдә, әлбәттә, аның тырышлыгы, хәстәрлеге, үз эшен бирелеп, яратып башкаруы ята. Алай гына да түгел, әле дә, ябылган мәктәпнең спорт залын төзекләндереп, янәшәдә боз мәйданчыгы төзеп, аның элекке укучылары спорт белән шөгыльләнүне аякка бастырды, хәзер биредә даими рәвештә ярышлар оешты- рыла. Рәис белән сәхнәдә аралашып кавыштык. Ул баянда уйнап, мин җырлап, яки икебез дуэт белән башкарып, күп конкурсларда катнаштык, җиңүләр дә күп булды. Кызларыбыз да үзебез белән сәхнәдә үсте, дисәк тә дөрес булыр. Ильвира да, Эльвина да дүрт яшьтән үк сәхнәдә җырлый башладылар, күп тапкырлар “Чакмагыш тургае” конкурсында җиңүләр яуладылар. Аларның чыгышлары республика телевидениесендә дә еш күрсәтелде, аудио һәм видео язмаларда да саклана. Икесен дә музыка мәктәбендә дә укыттык, спорт белән дә бик дус алар. Өлкән кызыбыз Октябрьский сәнгать училищесын, башкалада сәнгать академиясен тәмамлады, Уфада эшләп йөри. Эльвинабыз икътисадчы белгечлегенә ия булды, ул да Уфада күп функцияле үзәктә әйдәүче белгеч вазыйфасында эшли. Оптимальләштерү шаукымында үзебездә мәктәп ябылгач, икебез дә район үзәгенә йөреп эшли башладык. Яңа коллективта да үзен барысы да ярата, чиксез хөрмәт итә. Эштән соң элеккечә мәдәният йортында һәр чарада катнашып киләбез, район күләмендәгеләрендә дә читтә торып калмыйбыз. Матур гаилә тормышыбыз өчен мин тәү чиратта кадерле гомер юлдашым, ышанычлы таянычым, бөтен бәла-казалардан саклаучы ныклы калканым Рәисемә бурычлымын. Сизелмичә генә еллар үтә торып, ул бүген 60 яшьлек ир корына да җиткән. Аның һаман да тырышып янып йөрүенә, җиңел хәрәкәт- ләнүенә, активлыгына карап, үз яшен бирмәссең дә. Инде Ходай бәхетебездән мәхрүм итмәсен, сәламәтлектән аермасын, дип телим. Ә безнең кадерлебезгә тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә, эшендә яңа – биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын.

Автор:Рәфидә Әхмәтова, Чакмагыш гимназиясе укытучысы
Читайте нас: