ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 Май 2022, 20:05

Гаилә – барлык башлангычларның башлангычы

Бүген, 15 майда, Халыкара гаилә көне билгеләнә.

Гаилә – барлык башлангычларның башлангычы
Гаилә – барлык башлангычларның башлангычы

Бу көн – бәйрәмнәр календарендә аерым урын алып, үзгә бер җылылык, яктылык бөркелеп торган, төрле буын вәкилләрен бер-берсе белән бәйләп, чын рухи байлыкны һәм бердәмлекне саклый, ныгыта торган көн. “Гаилә – барлык башлангычларның башлангычы”, – дибез. Шушы күркәм көнгә багышлап, Рәҗәп авыл китапханәсендә яшь китап укучылар катнашлыгында үткәрелгән һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әңгәмә-байкау бер дә юкка нәкъ шулай исемләнмәгәндер, мөгаен. Чара барышында китапханәче Гөлнур Галимова балаларга гаиләнең һәр кеше тормышындагы роле, нәкъ гаиләдә кеше һәм гражданинның тәрбия нигезләре салынуы турында сөйләп аңлатты. Артабан яшь китап укучылар белән бергәләп А.Толстойның “Никитаның балачагы”, А.П.Чеховның “Вакыйга”, Е.Благининаның “Менә шундый ул әни” әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук балалар мавыктыргыч уеннарда да катнашып күңел ачты. Әлеге әңгәмә-байкау анда катнашкан малайлар-кызларга гаилә дигән бөек кыйммәтнең, иң якын кешеләрнең кадерен, гаиләле кешенең иң бәхетле кеше булуын, әти-әниләре, туганнарын кадерләргә-сакларга кирәклеген тагын да ныграк аңларга ярдәм иткәндер, дип өметләнәбез.

 

Фото һәм мәгълүмәт чыганагы: Рәҗәп авыл китапханәсенең “Бәйләнештә” сайтындагы сәхифәсе.

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: