Ә менә 50 ел гомер кичерү-зур ара. Шушы еллар эчендә ниләр генә булмагандыр, ниләр генә кичермәгән алар. Утын-суын, ачысын-төчесен, кайгысын-шатлыкларын да бергә кичергәннәр, тупылдатып сөярлек мәхәббәт җимешләрен – балаларын үстергәннәр. Хәзер инде алар үзләренең мәхәббәт җимешләренең игелеген, рәхмәтен күреп, тоеп яшиләр.
Район үзәгендәге гражданлык хәле актларын теркәү(ЗАГС) бүлегендә 50 ел бергә гомер кичергән хөрмәтле юбилярларны тәбрикләү тантанасы үтте. Кичә геройларын иң тәүдә хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова зур тантаналы бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Алар барысы да Чакмагыш авылында игелекле гомер кичерә. Фәвис Лотфыйрахман улы белән Фәнүзә Гата кызы Рахмановлар, Рәфил Заһит улы белән Ясирә Гайнислам кызы Нәбиевларга карап сокланып торырлык иде. Ә Хәмит Халит улы белән Тәнзилә Галимҗан кызы Мостафиннарны һәм Дамир Хөрмәтулла улы белән Рида Гыйлемхан кызы Гайсиннарны өйләренә барып тәбрикләделәр.
Бәйрәм кичәсен мәдәният йорты хезмәткәрләре Луиза Ишморатова алып барды. Әлфинә Гатауллина “Акчарлаклар” җыры белән юбилярларны тәбрикләде. 50 ел кулга-кул тотынышып гомер юлыннан үтсәләр дә, алар элеккегечә бер-берсенә һаман да гашыйк парлар. Бер-берсен күз карашыннан, кәефләреннән аңлыйлар. Бүгенге көндә күпне күргән-кичергән әби-бабай булсалар да, балалары өчен хөрмәтле әти-әни, оныклары өчен яраткан нәнәй-картәтәй алар. Артабан тәбрикләү сүзләрен ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Камил кызы Йосыпова җиткерде. Гөлназ Сәлимова һәм Ревинер Гобәев җырлы-моңлы сәламнәрен яңгыратты.
Тигез яшәүнең сере нәрсәдә?Фәвис абый һәм Фәнүзә апа Рахмановлар тигез гомер кичерүнең серен болай чиштеләр: “Гомер буе аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп, кирәк чакта юл куеп, һәр эшне дә киңәшләшеп, бергә матур итеп башкарырга кирәк. 2 ул тәрбияләдек. Аларны әти-әнине хөрмәт итәргә өйрәттек. Үзебез дә әти-әниләребезне чиксез хөрмәтләдек, алар шуны күреп үсте. Шушы яшькә җитеп, тигез булу – үзе зур бәхет!”
Рәфил абый белән Ясирә апа Нәбиевларның бәхет сере тырыш хезмәттә. “Аллага шөкер, бик бәхетле булдык. Бәхетне тырыш хезмәттә таптык. Иптәшемне эштән тәмле ризыклар пешереп көтеп тордым, әкрен генә балалар да үсә торды. 3 бала үстердек. Кайгыларны да күрергә туры килде. Аларны да бергә кичердек. Дөньядан, яшәүдән, әлеге тормышыбыздан бик канәгатьбез.” – ди юбилярлар.