ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 июль 2022, 09:35

Авылыбыз яме алар

Җир-Ананың учларында утыргандай, сөенеп – Утырасың итәгендә Актүбәкнең, сыенып. Авылкаем, бик газиз син, бик якын йөрәгемә... Ярый әле синдә яшим, карышмый теләгемә!..

Авылыбыз яме алар
Авылыбыз яме алар

Әйе, нәкъ менә шулай диләр, авылны яратып, данын күтәреп, бер бизәге булып яшәгән уңган, булдыклы авылдашларым Рәсимә һәм Зөлфәт Миңнебаевлар. Алар икесе дә әлеге вакытта үзләре гомер иткән Яңа Почкак авылында туып үстеләр. Зөлфәт Тимерхан улы 42 ел "Базы" хуҗалыгында механизатор булып эшләп, хаклы ялга чыкты. Һәрвакыт эшен намус белән башкарды, тырышып эшләде, бик күп Мактау грамоталарына лаек булды. Ә тормыш иптәше Рәсимә шушы ук хуҗалыкта төрле эшләр башкарды чөгендер үстерде, колхоз малларына салам турауда катнашты һәм башка эшләрдә ярдәмләште. Аларның мәхәббәт җимешләре булып игезәк балалары (бер кыз белән бер малай) дөньяга килде. Хәзер инде алар үсеп, башлы-күзле булып, үзләре өчәр балага гомер бүләк иттеләр. Бу гаилә башка авылдашлардан берни белән дә аерылып тормый дисәм дә була. Ләкин бу тышкы яктан гына шулай. Йортның капкасын, ишеген ачып керсәң, мондагы җылылыкка, күзгә бәрелеп торган пөхтәлеккә, кунакчыллыкка, бер-берсенә җылы сүзләр әйтеп сөйләшүче олыгаеп барган матур парларга карап сокланасың, күңелеңә матурлык аласың. Бу күркәм гаиләнең уңай якларын яшьләргә сөйлисе, үзеңә үрнәк итеп аласы, бар кешелеккә җиткерәсе килә. Аларның тагын бер игътибарга лаеклы яклары бар: алар 34 ел Зөлфәт абыйның әнисе – Әһлияттәй белән бергә яшәделәр. Әниләре олыгайгач та кадер-хөрмәт күрсәттеләр, матур итеп тәрбияләделәр һәм фатихасын алып соңгы юлга озаттылар. Бәләкәй генә авылыбызда менә шушындый күркәм, эшсөяр, матур яшәүләре белән сокландырган, тырышып дөнья көткән гаиләләр булуы зур сөенеч! Ә андый гаиләләр авылыбызда байтак әле. Алар һәрберсе кабатланмас бер бизәк булып торалар: һәрберсенең үзенә генә хас матурлыгы, төсе, нәкышы бар. Бәхетне читтән эзләми, үзенең туган җирендә кирәк, терәк булып, башкаларга ярдәм итешеп, авылның данын күтәреп яшәгән авылдашларыбыз булганда Почкагыбызның йөзе югалмас, нуры сүнмәс, киләчәк буын алардан үрнәк алыр диясе килә. (Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең алдагы санында танышырга була).

Автор:Фәйрүзә САЯПОВА, Яңа Почкак авылы.
Читайте нас: