Үткән вакытны аккан суларга тиңлиләр. Ватан азатлыгы өчен барган тиңдәшсез сугыш китергән кайгы-хәсрәт, ничә еллар үтсә дә, һич тә онытылмый. Анда күрсәткән батырлыклар безнең тарихта буыннан-буынга күчә бара. Алар патриотик тәрбия дәресләре булып тора. Быел илебездә Җиңү бәйрәме 75нче тапкыр
билгеләнә. Үкенечкә каршы, шушы еллар дәвамында үз башыннан күпме авырлыклар, авыртулар кичергән ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Яу кырларыннан Жиңү белән кайтып, тыныч тормышта озак еллар туган жирендә үз иленә, халкына тугры хезмәт салган Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсендә гомер кичергән солдат-ветеран, картәтием Әнгам Сәрвәретдин улы Ситдыйков – шундый яугирләрнең берсе. Ул 1925 елның август аенда Яңа Коты авылында дөньяга килгән. Балачактан ук бик тырыш була, ныклы белем алырга омтыла. Төрле хужалык эшләрендә ярдәмләшеп үсә. Канкойгыч сугышлар барган 1943 елның февраль аенда 17 яшьлек егет мәктәп партасы артыннан турыга ук диярлек хәрби хезмәткә, ил азатлыгын якларга чакырыла. 25 февральдә хәрби ант кабул иткәннән соң ул Көнбатыш укчы полкы составына тәгаенләнә. Февраль-май айларында Краснохолмск пехота училищесында башка курсантлар белән бергә хәрби
һөнәргә өйрәнә яшь сугышчы. Артабан июнь аеннан алып сентябрь аена кадәр снайперлар курсларында укый. Бу хәрби һөнәрне яхшы үзләштергән егетне 595 укчы полкка тәгаенлиләр. Монда хезмәт итә башлавының тәүге көненнән башлап 31 декабрьгә кадәр курсларда алган хәрби белемен сугыш яланында кулланып, сәгатьминут саен диярлек үлем белән күзгәкүз очраша-очраша, ил халкына зур газаплар алып килгән фашистларга булган нәфрәткә яшь йөрәк ялкынын кушып, дошманнарга каршы көрәшә Дүртөйле шәһәре. егет, үзен аяп тормый, алышның алгы сызыгында була. Әмма Яңа 1944 елны каршыларга бер көн кала каты яраланып, госпитальгә эләгә. Күкрәк читлегенә кереп кадалган пуля бик күп кан югалтуга китереп, аның гомере кыл өстендә кала. Ләкин фани дөньяда эчәр суы, җыяр ризыгы бетмәгән була әле, күрәсең – яшьлегенең чәчәк аткан чорын гына кичерергә тиешле булган егетнең. Язмыш, гүя, аңа үзе киң елмаеп, икенче гомеренә өстәп якташы, чыгышы белән Башкортстаннан булган хирург белән очрашу да бүләк итә. Нәкъ әнә щул мәрхәмәтле табибның якташ солдат белән бүлешкән каны аны киләчәк матур тормышы өчен саклап кала. Хәле берникадәр яхшыргач, яралы солдатны самолет белән НКВДның Сочи шәһәрендәге 6нчы
госпиталенә дәвалану курсын үтеп, ныклап савыгырга җибәрәләр. Анда сәламәтлеген ныгытканнан соң аны 1944 елның апрелендә 127- нче кавалерия полкына отделение командиры итеп тәгаенлиләр. Картәтиемнең шул чордагы хезмәте турында хәтирәләре минем хәтеремдә дә уелып калган. Ул болай дип сөйләгән иде: «Сугыштагы атым минем өчен хәрәкәт итү чарасы гына түгел, чын дустым да булды. Төшке ашка шикәр биргән чакта мин аны үзем ашамый, дустымны сыйлый идем. Атлар бит алар бик акыллы, барысын да аңлыйлар. Аны бик тә якын итүемне тоеп-аңлап торган атым яу кырында минем гомеремне коткарды. Каты
алышларның берсендә бездән ерак түгел генә урында бомба шартлады. Мин чокырда туфрак астында калдым. Ә атым, янымнан китмичә, кешеләр килгәнгә кадәр саклап торып, туфрак астында тере кеше күмелеп калганын аңлатты, мине казып алдылар». Яу кырында алышлар тукталып тормый, совет гаскәрләре илне дошман явыннан азат итеп алга таба барганда каты сугышларның берсендә янә яралана яшь солдат. Бу юлы пуля уң як кулбашын җәрәхәтли. Эвакогоспитальдәге медицина тикшерүеннән соң яраның үтә дә җитди булуы ачыклана һәм бу як кулбаш тулысынча төзәлеп бетмәячәге билгеле була. Сугыштан ул 1945 елның февралендә икенче төркем инвалиды булып демобилизацияләнеп кайта. Кайтып берникадәр хәл алгач, шул ук елның апрель аенда Тамьян башлангыч мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша, ә инде 1946 елның августында Яңа Коты мәктәбендә физкультура һәм хәрби әзерлек нигезләре укытучысы вазифасында яшь буынга белем бирүен дәвам итә. Яшьтән үк белемгә омтылган егет 1957 елда читтән торып педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый һәм шул ук елның августыннан Яңа Коты урта мәктәбендә тарих фәненнән укыта башлый. Шушы яраткан хезмәтен 1981 елның августына кадәр башкара ул – дүрт дистә елга якын яшь авылдашларына белем һәм тәрбия бирә, 36 еллык педагог стажына ия булып хаклы ялга чыга. Ул еллардагы укучылар Бөек Ватан сугышы тарихын китаплардан гына түгел, утлы юлларны үтеп, аның бар михнәтләрен үз җилкәсендә күтәргән, шул тарих елъязмасына үз өлешен кертеп, сәламәтлеге-саулыгы белән түләгән яугирнең үзеннән өйрәнәләр, аның хәтирәләрен, сугыш турындагы чын тарихи хакыйкатьне балаларынаоныкларына да җиткерерлек итеп үзләштерәләр. Беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20, 30, 40, 50 еллыгы, СССРның Кораллы Көчләренә 60, 70 ел тулу уңаеннан тапшырылган юбилей медальләре, Г.К.Жуков медале, иң яхшы хәрбиләргә тапшырыла торган «Гвардия» значок-билгесе, күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән картәтием гомере буе җәмәгать эшендә “кайнап” яшәде, авылда үткәрелгән чаралардан читтә калмады. Пропагандист, лектор, агитатор да булды, башка төрле җәмәгать эшләрен алып барырга да һич авырсынмый вакытын бүлде. Аның зур эше – фронтка китеп, сугыш кырларында ил азатлыгы өчен гомерләрен биреп, мәңгелеккә чит җирләрдә калган 128 якташ яугир истәлеген хөрмәт итеп ясалган фотостенд күпмедер дәрәҗәдә үзенә дә һәйкәл булып тора, дип исәплим мин. Ул аларны өчәр экземплярда эшләп, гаиләләренә, Яңа Коты урта мәктәбенең Дан һәм хезмәт музеена һәм авыл мәдәният йортына тапшыра. Картәтиемнең хәтерне мәңгелештерүгә керткән янә бер зур хезмәте – “Знамя” колхозының тарихын язуы. Зур күләмле 12 альбомда бик күр тарихи яктан мөһим булган һәм фәһемле мәгълуматлар, истәлекләр туплаган ул. Авыл Советына караган һәр авылның тарихын аерым альбомга теркәгән. Альбомнарда 300дән артык тарихи фотосурәтләр урнаштырылган. Аларда авыл Советының тарихы ачык чагыла. Картәтием тырышлыгы белән эшләнгән, Бөек Ватан сугышыннан кайтканнан соң колхоз икътисадын ныгытуга зур көч керткән, тырыш хезмәтләре белән абруй яулаган 186 яугир турындагы мәгълуматлар һәм аларның фоторәсемнәре тупланган стендлар авыл мәдәният йортында һәм мәктәптә күренекле урында булды. Гаилә тормышы да сокланырлык, күпләр үрнәк алырлык булды картәтиемнең. 1946 елда картәнием Ханә Хәдилислам кызы белән корган матур гаиләдә күркәм тәрбия алып 2 кызлары, дүрт уллары үсте. Сугыш елларында тылда Бөек Җиңү көнен якынайту өчен зур тырышлык салган, ул михнәтле елларны бар тулылыгында кичергән картәниебез магазинда сатучы булып эшләде. Карт картәниебезне яхшы итеп тәрбияләделәр, аның фатихасын алып соңгы юлга озаттылар. Фронт юлларын үтеп, тыныч тормышның кадерен аеруча нык тойган-аңлаган, туганлык хисләрен өстен күреп саклаган картәтием һәм картәнием һич авырсынмыйча ишле гаиләренә
әтиләре сугышта һәлак булып ятим калган алты яшьлек Маратны һәм Ленаны да сыендырып, йөрәк җылысын бар балаларга да тигез бүлеп үстергәннәр һәм укып, белем алырга ярдәм иткәннәр. Балалары Зөһрә, Илдар, Айдар, Айрат, Азат, Зөлфирә – барысы да югары белем алып, тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләре үрнәгендә, гаиләләре белән матур итеп яшиләр. Картәтием үзе турында бик күп якты хәтирәләр, җылы истәлекләр калдырып, 1999 елның 8 октябрендә мәңгелеккә күчте. Авылда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе булып 53 ел парлы, матур гомер кичергән кадерлеләребез белән без, балалары-оныклары, бик тә горурланабыз.