ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бигнов Мөшәриф Зариф улы

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мөшәриф Зариф улы Бигнов 1921 елның 12 сентябрендә Югары Аташ авылында туган.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мөшәриф Зариф улы Бигнов 1921 елның 12 сентябрендә Югары Аташ авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, тракторчылар курсларында механизатор һөнәрен үзләштерә. 1940 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына һәм Латвиядә 63нче һава-авиация бригадасында укчы булып хезмәт итә башлый. 1941 елның 29 июнендә әсирлеккә төшә. Норвегия, Латвия, Финляндия лагерьларында тотыла. 1945 елның 9 маенда инглиз гаскәрләре тарафыннан азат ителә һәм декабрьгә кадәр рус хәрби әсирләре өчен лагерьда тотыла. Сугышта яра һәм контузия алган була. 1946 елда демобилизацияләнеп кайткач, Имәнлекул МТСына тракторчы булып урнаша. 19681981 елларда Башмелиорациядә тракторчы була. 1983-1998 елларда Чакмагыш механика заводында моторист булып эшли. Тормыш юлдашы Фәһимә Миңнеәхмәт кызы белән дүрт бала үстерәләр. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Мөшәриф Зариф улы район үзәгендә яши, туксан тугызынчы яшь белән бара. Аңа да исән-сау булып, тагын озак еллар яшәргә язсын, дип телибез.

Читайте нас: