ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Дәүләтшин Фәрит Хаҗгали Улы

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшин 1921 елның 20 июлендә Яңа Коты авылында дөньяга килгән.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшин 1921 елның 20 июлендә Яңа Коты авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлап, 1940 елда Урта Азиягә чыгып китә. Кыргызстанда сельпо хисапчысы булып эшли. 1941 елның апрелендә Кызыл Армиягә хәрби хезмәткә алына. Улан-Удэ шәһәрендә яшь сугышчы мәктәбен үтеп, 1942 елда фронтка озатыла. 1942 елның 17 апрелендә зенит дивизиясендә тәүге чирканчык ала. Белгород, Воронеж, Калинин, Балтыйк буе, Ленинград фронтларында явыз дошманга каршы аяусыз кө- рәшләрдә катнаша. Хәрби батырлыклары өчен медальләр, Югары Башкомандующий И.В.Сталинның берничә Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 1946 елның 20 мартында демобилизацияләнеп кайткач, “Зна- мя” колхозында эшли. Артабан Бөредә водительләр әзерләү курсларында укый, “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәлегенә шофер булып урнаша һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. 1952 елда Яңа Каръяудыдан Шәмсеҗиһан Сәхәветдин кызына өйләнеп, 56 ел тату гомер кичерәләр, өч бала үстерәләр. Кызганычыка каршы, тормыш иптәше вафат инде. Йөзен тутырып килүче Фәрит Хаҗгали улы берничә ел элек район үзәгенә кызы һәм кияве янына күчеп килде. Бер түбә астында ике яугир – Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Әфганстанда кораллы бәхәсләрдә катнашкан интернационалчы яугир балалар-оныклар тәрбиясендә матур гомер көзен кичерәләр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшинга шулай ук ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер кичерүен телибез.

Читайте нас: