Районыбыз оешуның 90 еллыгы алдыннан бәрәкәтле Чакмагыш төбәге тудырган күренекле шәхесләр турында хәтерне яңарту аларның фидакарьлегенә дан, изге
истәлекләренә хөрмәт билгесе булып яңгырый. Шундыйларның берсе – район “Игенче” гәзитенең бүгенге исемен бирүче, чирек гасырдан артык аның мөхәррире булган, тырышлыгы Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бәһаланган булдыклы җитәкче, оста оештыручы һәм кешелекле кеше Фәрәһия Ләбиб кызы Галиева.
Тамырлары белән морзалар нәселенә барып тоташа ул. Тозлыкуш авылында гомер кичергән Исламгали морзаның улы Мөхәммәтләбиб кечкенәдән аң-белемгә омтылучы, яхшы тәрбия алган шәхес була. Атаклы Каран мәдрәсәсен тәмамлап, ул заманына күрә үтә укымышлы – коръәнхафиз кеше була, авылда дини тәгълиматлар таратуда ал-ял белми. Гражданнар сугышы чорында легендар командир Александр Михайлович Чеверев отрядында партизанлык итә, артабан Чапаев дивизиясе составында ангвардиячеләргә, ак чехларга һәм ак казакларга каршы үзен-үзе аямыйча көрәшә. Кызылаармияче Ләбиб (заманча итеп шулай исемен кыскартып калдыра) Галиевның хәлле әти-әнисе дә коллективлаштыру чорында репрессияләүгә дучар ителми. Ул үзе озак еллар җитәкче вазыйфалар башкара, хаклы ялга урындагы почта начальнигы булып китә, республикада персональ пенсионер була. Авылда хәлле тормыш алып барган сәүдәгәр Әһәдулла Хәмидуллинның чибәр кызын үз итә Ләбиб һәм 1920 елның 12 маенда гаиләләрен ямьләп дөньяга килгән баш балаларына мәгънәле итеп Фәрәһия исемен кушалар. Шулай килеп чыга: артабан туган унбер энесе һәм сеңлесе арасында ул беръялгызы гына исән кала: балаларның күпчелеге Бөек Ватан сугышы мәлендә басуда калып кышлаган күгәргән ашлыктан пешерелгән икмәктән септик ангина белән чирләп һәлак булалар, кайберләре кечкенә вакытта ук төрле чирләрдән вафат була. Фәрәһия авылда башлангыч белемгә ия булгач, җиденче сыйныфка кадәр унике чакрымдагы район үзәге мәктәбенә йөреп укый. Авырлыклар алдында бирешми ул, күбесенчә җәяүләп йөреп, елга аша чыкканда бата-чума булса да, дәресләрен калдырмый. Күп иптәшләре бу авырлыкларга түзми укуын ташларга мәҗбүр булганда ул җиде сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлый һәм Бөре педагогия техникумында татар теле укытучылары әзерләү бүлегенә укырга керә. Биредә дә ул бөтен тырышлыгын салып белем үзләштерә һәм 1938 елда укытучы һөнәренә ия булып чыга. Хезмәт эшчәнлеген шул елда Югары Аташ җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Ике елдан Иске Сөрмәт мәктәбенә күчерелә. Бөек Ватан сугышы башланган елда кабат Югары Аташка күчерелә, артабан туган авылы мәктәбендә укытучы һәм директор урынбасары вазыйфаларында хезмәт сала.Сугыш чорында укытучыларга никадәр олы җаваплы бурыч йөкләтелүен кабат искә төшереп торуның кирәге юктыр. Кыскасы, ул мәлдә еш кына үзләреннән өзеп фронтовик гаиләләренә ярдәм итүләр, ачялангач, әтиләре яуда баш салган сабыйлар күңеленә юл табу, аларга белем һәм тәрбия орлыклары салу өчен Фәрәһия ханыма да әз йокысызтөннәр, борчулы көннәр кичерергә туры килмәгәндер. Хезмәтен олы җаваплылык белән башкаручы, җәмәгать эшләрен дә җиренә җиткереп үтәүче буларак, ул 1944 елда ВКП (б)ның район комитетына эшкә үрләтелә. Яшь коммунист тәүдә пропагандист, артабан ике елдан партия кабинеты мөдире итеп куела. 1948 елда район гәзитенә мөхәррир итеп тәгаенләгәндә партиянең ул чактагы район комитеты Фәрәһиягә зур ышаныч баглый һәм үҗәт, тырыш, булдыклы кыз аны аклый да. “Коммунизмга” гәзитенең 28 яшьлек мөхәррире баштанаяк оештыру эшләренә чума. Сугыштан соңгы күтәрелеш елларында моңарчы атнасына ике тапкыр дүртәр битле булып чыгып килгән гәзитне атнага өч чыгаруга күчерү, булдыклы хезмәткәрләр сайлау, көнүзәк темаларны яктырту, районда, республикада, илебездә һәм дөньяда барган бөтен яңалыкларны объектив яктырта баруга ирешү өчен күпме көч, сәләт һәм талант кирәк булуын ул чорда эшләгән кешеләр яхшы белә. Редакция һәм типография биналарын карап тоту, гәзит басу станокларын төзек эшләтү, хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудыру, өстәвенә Бөек Ватан сугышыннан гарипләнеп кайткан, шулай ук җитәкче вазыйфалар биләгән тормыш юлдашын, ике кызын хәстәрләү өчен дә ул бәләкәй генә буйлы ханым каян көч таба алгандыр?! Ә бит төп эшеннән тыш җәмәгатьчелек вазыйфалары да дистәләгән җыелып китә. Ике дистә елдан артык берөзлексез партиянең район комитеты бюросы әгъзасы, район хатын-кызлар советы рәисе, халык суды утырышчысы, район Советы депутаты, тагын әллә никадәр беткесез эшләр алып барырга да туры килә үзенә. Эшендә генә түгел, өйгә кайткач та тынгы юк әле – яшәгән Совет урамы кешеләренә я йортта чыккан гауганы тынычландырырга, ир белән хатын арасын яраштырырга, чирләп киткәннәргә ярдәм кулы сузарга туры килә Фәрәһия ханыма. Районнарны эреләтү кампаниясе чорында – 1962-1965 елларда район гәзите Кушнаренкода чыгарылган мәлдә аны партиянеңрайон комитеты “Родина” колхозынапартия оешмасы секретаре итеп тәгаенли. Үзенә беркетелгән тарантаслы атта ул һәр көнне район үзәгенең ике, Игенче һәм Нариман авылларындагы бригадаларын иртә таңнан караңгыга кадәр йөреп чыга, кешеләр белән аралаша, җәен-кышын игенчеләр, терлекчеләр эшчәнлеге үзәгендә кайный. Соңрак, җитмешенче-сиксәненче елларда, бу якларда: “Элек Фәрәһия апа атта һәр бригаданы көн саен йөреп чыга иде, ә хәзер парткомнар яхшы машинада йөреп тә аена бер килеп тә күренмиләр”, – дигән сүзләр йөргәне хәтердә. 1965 елда район гәзитен кабат тергезү мәсьәләсе килеп тугач, партиянең район комитетында бер генә карар була: мотлак Фәрәһия Галиева гына булдыра алачак моны! Шулай килеп чыга да. Редакция һәм типография өчен элекке инкубатор станциясе бинасын төзекләндерү, өр-яңадан басу станоклары, эш өстәлләре, кәгазь, бакыр, тимер, агач һәм кургаш шрифтлар табып кайтарту, хезмәткәрләр туплап, гәзит чыгаруны аякка бастыру җиңел генә бирелми. Өстәвенә, ул чорда Чакмагыш механика заводы ачыла, техниканы яхшы белүче белгечләр анда – акча күбрәк түләнгән урынга китүне өстен күрә. Әмма үзенә генә хас кешеләр күңеленә юл таба белү сыйфаты белән ул күпләрне саклап кала һәм хезмәткәрләре дә әниләре кебек хәстәрлекле Фәрәһия апаларына тугрылык саклый. 1965 елда киредән үзебездә чыга башлаган гәзиткә бүгенге “Игенче” исемен дә Фәрәһия апаның тәкъдиме белән бирәләр. Ә моңарчы ул мәгънәле атама гаилә советында – ике коммунист һәм ике комсомолканың берлектәге тырышлыгы белән барлыкка килә. Игенчелек һәм терлекчелек белән дан тоткан Чакмагыш төбәге гәзите дә нәкъ менә шуны чагылдыра да инде. Фәрәһия Ләбиб кызы кулы астында көчле журналистлар, тырыш полиграфистлар коллективының бердәм җимеше – район “Игенче” гәзите республикада алдынгылар исәбенә чыга. Берничә тапкыр район, республика җитәкчелеге бүләкләренә лаек булган матбага киң таныла. Гәзит мөхәррире Фәрәһия Ләбиб кызы Галиевага Хезмәт Кызыл байрагы ордены редакторлар арасында иң беренче булып тапшырылу да – аның фи- дакарь хезмәтен тану билгесе.
Үтә гадел, кешелекле, үз-үзен аямый эшләүче, кул астындагыларга да гадел таләпчән Фәрәһия ханым турында үзе хаклы ялга киткәндә мөхәррирлек йөген тапшырган Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров остазының үтә әдәпле, иң булдыклы, иң намуслы, иң тыйнак – кристалл кебек саф кеше булуы турында язып
чыккан иде. Аннан эшкә өйрәнгән һәр кеше бу ханым турында әле дә тик якты хатирәләр генә саклый. Сөекле гомер юлдашы – Бөек Ватан сугышы каһарманы, шулай ук ялкынлы коммунист һәм чын эш кешесе Хөсәен Гыйндулла улы Сибәгатуллин белән утыз өч ел гомер кичерде алар. Тату гаиләдә Луиза һәм Лениза исемле кызлар үстерделәр. Өлкәннәре 1966 елда Чакмагыш беренче урта мәктәбен алтын медальгә, 1972 елда Мәскәү дәүләт университетының биология
факультетын яхшы билгеләргә тәмамлады. Тормыш иптәше белән мәхәббәт җимешләре – Юлия Юрьевна Громенко 1997 елда Башкортстан медицина университетын отличногы тәмамлап, югары категорияле табибә, медицина фәннәре кандидаты булып танылды, “Башкортстанның атказанган табибәсе” исемен йөртә. Бәхетле тормышта дүрт бала әнисе дә үзе. Лениза исә шул ук урта мәктәпне 1967 елда көмеш медальгә тәмамлаган, артабан Башкортстан дәүләт университетының математика һәм мәгълүмати технологияләр факультетында уңышлы белем алып, 33 ел мәктәптә укыта. Югары категорияле укытучы, Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы, дистәләгән Мактау грамоталары һәм истәлекле билгеләр иясе дә. Хәзер лаеклы ялда инде. Кызы – Фәрәһия апаның оныгы Гүзәл Җәүдәт кызы Фәтыйхова 1989 елда Чакмагыш икенче урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, 1995 елда Башкортстан дәүләт аграр университетында югары белем алды. Әле Башкортстан Республикасы Финанслар министрлыгында бүлек начальнигы, күкрәккә тагыла торган “Финанс эшчәнлеге отличнигы” билгесе, БР Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” исеменә ия. Тормышта, ике бала үстерәләр. Улы Булат Җәүдәт улы Биктимеров 1999 елда мәктәпне отличие белән тәмамлап, 2005 елда Башкортстан медицина университетында педиатр белгечлегенә ия булды. Әле УЗИ табибы булып эшли, өйләнгән, кызы үсеп килә. Фәрәһия Ләбиб кызының Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән янәшә күкрәген “1941-1945 елларда тылда фидакарь хезмәт өчен”, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп”, “Хезмәт ветераны” медальләре бизәде, бихисап Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары бүген дә ядкарь итеп саклана. Ул РСФСР, Башкортстан журналистлары съездлары делегаты, СССР һәм БАССР Журналистлар Союзлары әгъзасы, берничә чакырылыш район Советы депутаты, хатын-кызлар оешмасы рәисе, пропагандист һәм агитатор, бик күп җәмәгать эшләре активисты иде. Өлкәнәйгәндә дә район тормышы, редакция хәлләре белән даими кызыксынып яшәде.
Сәламәтлеге торышы буенча ул соңгы елларын Кырмыскалы районында кече кызы һәм киявендә үткәрсә дә, һәрвакыт туган җиребезнең чын патриоты булды. Сөекле тормыш юлдашыннан соң ике дистә еллап яшәп, 1999 елда ул бакыйлыкка күчте һәм Чакмагыш зиратында иптәше белән янәшәдә соңгы төяк тапты.
Бу көннәрдә районыбыз җәмәгатьчелеге үзенең сөекле кызы, төбәгебезне үстерүгә лаеклы өлеш керткән ялкынлы журналист, талантлы җитәкче, искиткеч яхшы күңелле кеше Фәрәһия Ләбиб кызы Галиеваның тууына 100 ел тулуны киң билгеләп үтә. Аның турында истәлекле вакыйгалар да күп үтәр, райондашларыбыз үзенең хөрмәтле якташы истәлегенә зур хөрмәт күрсәтер, дип ышанасы килә.