Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мефодий Федорович Герасимов 1927 елның 13 гыйнварында Макар авылында туган. Әтисе колхоз рәисе, әнисе алдынгы колхозчы була. Туган авылында башлангыч, Юмаш мәктәбендә җидееллык белем алган Мефодий Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт эшчәнлеген туган колхозында тимерче ярдәмчесе буып башлый. Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән тимерче Николай белән алар колхоз милкен ремонтлап тоталар. Тимерчелектән буш арада Мефодий колхозда калган барлык эшләр уртасында кайный. 1944 елның 28 декабрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бер авыл Советыннан дүрт егет китә алар. Уфада ОСОАВИАХИМ уку полкында минометчы һөнәрен үзләштерә. 1945 елның апрелендә Ерак Көнчыгышка җибәрелә. 9 август- тан Япониягә каршы көрәштә катнаша. Сугыштан соң Уссурийскида хезмәтен дәвам итә, 1947 елда артабан хезмәт итәргә Германиягә күчерелә. 1951 елның 12 июлендә хәрби хезмәттән демобилизацияләнә. Бакалыда авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбендә белем үзләштереп, механизатор булып эшли башлый: җир сөрә, эшкәртә, чәчә, ура, кышларын агач әзерләүдә эшли. Берничә ел бригадир, ферма мөдире, газ караучы, слесарь, комбайнчы, башка һөнәр ияләре була. “Базы” колхозында булдыклы хезмәткәр булып таныла. Актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге үзәгендә кайный: ике чакырылыш Юмаш авыл Советы депутаты була. 1970 елда КПСС сафларына кереп, партия йөкләмәләрен җиренә җиткереп үти. Өйләнеп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул туган йортында кызы-кияве белән бәхетле гомер көзен кичерә. Һәр көнне чишмәгә суга йөри, яланнарын урап кайта, сәламәтлеген кайгыртып, балаларына терәк булып яши. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мефодий Федорович Герасимовка бәхетле тормышта тагын бик күп еллар бәрәкәтле гомер кичерүен телибез.