ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәбибуллин Әнвәр Фәтхулла улы

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллин 1924 елның 28 маенда Иске Калмаш авылында дөньяга килгән.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллин 1924 елның 28 маенда Иске Калмаш авылында дөньяга килгән. 1931 елда беренче сыйныфта укый башлый. Бишенчене тәмамлагач, 1213 яшьләрдә колхозга эшкә чыга. Бөек Ватан сугышы башлангач, вербовка белән Түбәнге Тагил шәһәренә хәрби зводка эшкә җибәрәләр. Бөек Ватан сугышында 1942 елдан – Алкино хәрби лагерендә әзерлек үткәннән соң катнаша башлый. Белоруссия фронтында 120нче артиллерия полкында разведчик була. Алышларның берсендә каты яраланып госпитальгә эләгә һәм сәламәтлеге торышы буенча 1944 елда хәрби хезмәттән азат ителә. 1945 елда яңадан армиягә алына һәм Япониягә каршы сугышта катнаша. Сугыштан соң туган авылына кайта һәм 1993 елда хаклы ялга киткәнче “Кызыл Октябрь” колхоз- да терлекчелектә эшли. 1947 елда Шәмсиямал Гомәр кызы белән матур тормыш корып, илле биш елдан артык бәхетле гомер кичерәләр. 1994 елда тормыш иптәше дөнья куйганнан соң авылда улы һәм килене тәрбиясендә гомер көзен кичерә. Батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны”, Жуков медале, Белоруссия медале (2018 ел), юбилей медальләре, бик күп Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы яугире, хөрмәтле авыл аксакалы Әнвәр Фәтхулла улы Хәбибуллинга ла исәнлексаулык, бәрәкәтле матур озын го- мер кичерүен телибез.

Читайте нас: