ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хисмәтуллин Нәҗип Хәмәдияр улы

Бөек Ватан сугышы һәм ветераны Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин 1927 елның 21 декабрендә Иске Калмаш авылында туган.

Бөек Ватан сугышы һәм ветераны Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин 1927 елның 21 декабрендә Иске Калмаш авылында туган. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Үзе кебек үк яшүсмер егетләр, кызлар, хатын-кыз, карткоры белән алар тылда Җиңү көнен якынайту хакына көн дими, төн дими хезмәт салалар. Унҗиде яшендә – 1944 елда Нәҗип тә солдат каешын буа. Ул Тын океан флотында, хәрби корабта торпеда белән атучы матрос булып хезмәт итә. Япон империалистларына каршы хәрби бәрелешләрендә катнаша. 1950 елда кадәр Көньяк Сахалин төбәгендә Корсаково шәһәрендәге хәрби-диңгез флоты базасында хезмәттә була. Шул елның көзендә запаска чыгарыла. Хезмәт эшчәнлеген 1951 елда Яңа Калмаш авылында тракторчылар бригадасы хисапчысы булып дәвам итә. Артабан “Башнефтегеофизика” оешмасында нефть яткылыклары эзләүче разведчик, “Чакмагыш” нефть кудыру станциясе хезмәткәре булып эшли. Сөекле гомер юлдашы Хәтимә Әхмәтҗан кызы белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Нәҗип Хәмәдияр улы II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен” , “Хәрби хезмәтләр өчен”, Жуков, “Хезмәт ветераны”, бик күп юбилеей медальләре, күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Хөрмәтле ветеран бүген сөекле гомер юлдашы белән Иске Калмаш эшчеләр поселогында бәрәкәтле гомер көзен кичерә. Аңа да ныклы исәнлек, иминлек, бәхетле тигез озын гомер телибез.

Читайте нас: