ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Локманов Мират Хәнәфи улы

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов 1925 елның 20 сентябрендә Сыйрышбаш авылында туган.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мират Хәнәфи улы Локманов 1925 елның 20 сентябрендә Сыйрышбаш авылында туган. Сугыш башланганда ул, 16 яшьлек үсмер, өлкәннәр белән беррәттән җиңү көнен якынайту хакына колхозда көнне төнгә ялгап эшли. 1943 елның 2 февралендә Мират та Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ырынбур өлкәсендә 6 айлык әзерлек үткәннән соң II Украина фронтына озатыла. Мират Хәнәфи улы тәүге чирканчыкны Житомир шәһәре янындагы сугышта ала. Артабан танк частьләренә күчерелә. Великие Луки шәһәрен азат итүдә катнаша, 1944 елда Умань шәһәрен азат итү өчен сугышта яралана. Белая Церковь шәһәрендә хәрби госпитальдә дәваланып чыкканнан соң хәрби базада хезмәтен дәвам итә. Германияне җиңгәннән соң ул Ерак Көнчыгышта япон гаскәрләрен тармар итүдә дә катнаша. 1946 елның башында демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, Мират Хәнәфи улы туган колхозында эшли, агроном да, икътисадчы да була. Читтән торып Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм Киров исемендәге колхозның баш агрономы итеп тәгаенләнә. 1986 елдан ул лаеклы ялда. Фидакарьлекләре II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре, “Фронтовик 19411945” билгесе, Бөек Җиңүнең берничә һәм СССР Корал Көчләренең юбилей медальләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” күкрәккә тагыла торган билгесе иясе. Сөекле тормыш иптәше, мәгариф ветераны Фәүзия Мифтах кызы озак еллар Сыйрышбаш мәктәбендә укытты. Мират Хәнәфи улы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын туган авылында иң соңгы ветеран булып каршылый. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез.

Читайте нас: