ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Миңнегәрәев Җәүдәт Муллаәхмәт улы

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт хезмәт ветераны Җәүдәт Муллаәхмәт улы Миңнегәрәев 1927 елның 23 августында Рәҗәп авылында дөньяга килгән.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт хезмәт ветераны Җәүдәт Муллаәхмәт улы Миңнегәрәев 1927 елның 23 августында Рәҗәп авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышына кадәр авыл мәктәбендә укыган, артабан Җиңү көнен якынайту хакына колхозда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән. Фронтка ул 1944 елда, унҗиде яшендә алына. Алкино авылы янында өч ай хәрби әзерлек үткәннән соң Саратов шәһәренә әсирләрне каравыллау өчен хезмәткә озатыла. 1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң “Коммунизмга” колхозында эшли башлый. 1952 елда аны ферма мөдире итеп үрләтәләр, 1964 елдан бригадир ярдәмчесе була. 1970 елда яңадан фермага кайта, 1976 елдан ферма мөдире вазыйфасына тәгаенләнә. Артабан урман хуҗалыгында ат караучы, урман каравылчысы була, 1990 елда хаклы ялга китә. 1950 елда Мөгаллимә Әбелкарам кызы белән гаилә корып, ике ул үстерәләр. Хәзер тормыш иптәше вафат инде, ветеран авылда улы белән гомер кичерә. Хәрби хезмәтләре Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, сугыштан соңгы фидакарьлеге күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәһаланган. Җәүдәт Муллаәхмәт улына да без ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле озын гомер кичерүен, алда да Җиңү юбилейларын каршы алу насыйп булсын, дип телибез.

Читайте нас: