ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шәфыйков Әкрам Мөбәрәкша улы

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әкрам Мөбәрәкша улы Шәфыйков 1927 елның 25 декабрендә Әхмәт авылында дөньяга килгән.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әкрам Мөбәрәкша улы Шәфыйков 1927 елның 25 декабрендә Әхмәт авылында дөньяга килгән. Үзләрендә башлангыч белем алганнан соң Тайняшта җидееллык мәктәп тәмамлый. Хезмәт юлын туган авылында колхозда башлап җибәрә. Бөек Ватан сугышына кадәр басучылык бригадиры булып эшләп өлгерә. Сугыш чорында да тылда иң авыр эшләрне аның кебек үсмерләр, хатын-кызлар һәм карт-коры белән бергәләп башкарып, Җиңү көнен якынайту хакына фидакарьлек өлгеләре күрсәтәләр. 1944 елның октябрендә унҗидесе тулар-тулмастан Әкрам Мөбәрәкша улы да Кызыл Армия сафларына алына. Төньяк океан флотында хәрби корабта матрос булып хез- мәт итә. Алар Маньчжурия, Төньяк Корея һәм Япония арасындагы диңгезләрдә Япония флотының диңгез коммуникацияләрен кыйраталар, Кытай шәһәрләрен япон интервентларыннан азат итүдә ярдәм күрсәтәләр. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та ул флотта хәрби хезмәтен дәвам итә һәм 1951 елның 1 маенда гына демобилизацияләнә. Бакалыда механизаторлар әзерләү мәктәбен тәмамлый һәм 1952-1977 елларда чирек гасыр буена механизатор булып эшли. Аның комбайнда югары күрсәткечләргә ирешүе турында ул чакта район гәзитендә еш басыла. 1977 елдан хаклы ялга киткәнче ферма мөдире, хәзерләүче, казанлык операторы була. Хәрби батырлыклыр “Японияне җиңгән өчен” һәм СССР Кораллы Көчләренең, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең берничә юбилей медальләре белән билгеләнгән, Башкомандующий И.В.Сталинның Рәхмәт хатлары иясе дә. 1955 елда Фатыйма Мулллагали кызы белән гаилә корып, озак еллар тату тормышта игелекле алты бала үстерәләр. Бүген ул төпчек улы гаиләсе белән бергә бәрәкәтле гомер көзен кичерә. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әкрам Мөбәрәкша улы Шәфыйковка да ныклы сәламәтлектә бәхетле озын гомер кичерүен, тагын бик күп юбилейлар каршылавын телибез.

Читайте нас: