Барлык яңалыклар

“Хәтер китабы”нда аларның да исеме язылган

Бөек Ватан сугышында бер гаиләдән өч яугир илебез азатлыгын яулауда катнашкан

1996 елда әти белән әни сәлих абыйның 1942 елның май аеннан 1943 елның 10 гыйнварына кадәр үткән сугыш сукмаклары буйлап йөреп кайтты. Бу урыннарда әле дә булса сугышны хәтерләтүче металл сыныклары, сөрелмәгән җирдә янаряд яки мина шартлаган урыннар, окоп яки траншея өчен чокылган урыннар күренә. Ә Вертячий хуторы үзәгендә шушы хутор өчен алышта һәлак булган батыр сугышчыларның исемлеге (3 меңнән артык) ташка алтын хәрефләр белән язылган. Шушы исемлекнең урта бер өлешендә: “политрук Мулюков С.Б. – 10.01.1943 г.”, – дип язылган. Бу язуны зур горурлык белән укыдык. Туган авылыбыздан алып килгән кара туфракны туганнар каберлегенә салдык”, – дип сөйли иде әти. Минем оныгым Эльвина Гайсина мәктәптә укыганда районда игълан ителгән “Бөек Ватан сугышы минем гаиләм язмышында” конкурсында катнашып, “Нам доверена память” номинациясендә җиңүче булды. Ул 26 яшендә сугышта батырларча һәлак булган ак картәтисенең яраткан абыйсы Сәлихка 2015 елдан хат язды. Бу хат Хәйдәр Фәйзрахман улы һәм Айдар Хәйдәр улы Басыйровлар язган “Мәгариф” ике томлыгында Сәлих абыйның биографиясенә кертелгән. Менә шулай, яңа гына 26 яшен тутырган батыр сугышчы тормышының иң яхшы, бәхетле чорына керәчәк вакытта ил азатлыгы өчен батырларча һәлак булган. Шул ук елны әти һәм Рифгать абый да армия сафларына алына. Бөтен барлыклары белән абыйлары
өчен фашистлардан үч алырга тырыша алар, Бөек Җиңү яулангач кына туган якларга кайталар. Рифгать абый 1943 елда нибары 17 яшендә мәктәп эскәмиясе артыннан сугышка китә. “Батырлык өчен” медале, каһарманлыгы өчен Ватан сугышы ордены һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Бөре педагогия институтының физика факультетын тәмамлап, Чакмагыш урта мәктәбендә физика укытучысы, КПСС райкомында инструктор, “Родина” колхозында партком секретаре, озак еллар Казан вертолет заводында инженер булып эшли. Районның һәм Закарпатье өлкәсенең Ясиня поселогының шәрәфле гражданины, РСФСРның персональ пенсионеры, Русия Федерациясенең почетлы ветераны билгесе белән бүләкләнгән әти 1940 елда Чакмагыш урта мәктәбен гел “5” билгеләренә генә тәмамлый һәм аның аттестатына: “Югары уку йортына имтихансыз керү хокукы бар”, – дип язылган була. Тик ул укырга керә алмый: сугыш чоры һәм гаиләдә апайларын карау аның өстендә була. Курслар бетереп, Чакмагыш урта мәктәбендә, Рапат җидееллык мәктәбендә математика фәненнән укыта. 1942 елның февралендә укучылар да, аларның ата-аналары да күз яшьләре белән аны фронтка озата. Башкортстанның Гафури районы үзәге Красноусольскийда оешып килүче 219нчы дивизия составында сугышчы һөнәрен өйрәнә. 1943 елның февралендә Уфа пехота хәрби училищесына укырга җибәрелә. Биредә пулеметчы һөнәренә ия була, командирлыкка укый. 1944 елның җәендә Уфа пехота училишесыннан 300 кеше белән бергә 4нче Украина фронтына озатыла. 18нче Армия составында пулемет взводы командиры була, лейтенант, бераздан өлкән лейтенант званиесе бирелә. Житомир, Львов, Иваново-Франковск, Хуст, Мукачев, Чоп, Ужгород, Кашица шәһәрләрен, Румыния, Венгрия, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнаша. Шул алышларда зур батырлык күрсәткән өчен лейтенант “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Чехословакия башкаласы Прагадан ерак түгел Высокие Татрыда куллары, аягы авыр яралана, Ужгород, Баку госпитальләрендә дәвалана. 1945 елның 9 маен – Бөек Җиңү көнен ул госпитальдән кайтып барышлый Мәскәүдә каршылый. Сугыштан соң 1949 елда бер ел эчендә укытучылар институтын, 1958 елда (өч ел эчендә) БДУның физика-математика факультетын тәмамлап, Үрнәк, Яңа Коты мәктәпләрендә математика фәне буенча белем бирә. 48 ел укытып, 37 елын мәктәп директоры булды. 1964 елда бер ел эчендә Яңа Котыда 320 укучыга исәпләнгән типовой мәктәп аның инициативасы белән төзелде. Мәктәптә Ленин һәм туган якны өйрәнү музее оештырылды. Укучыларның производство бригадасының эш тәҗрибәсе республикага таратылды. 1971 елда әтиебез Чакмагыш беренче урта мәктәбенә директор итеп күчерелде һәм 1985 елга кадәр шул вазыйфада эшләде, 1988 елга кадәр математикадан укытты. 100 урынлы интернат, производство цехы, хоккей коробкасы төзетте, хәрби кабинет булдырды. Башкортстан укытучыларының тәүге сигез съездында делегат булды, чыгышлар ясады. 1963 елда “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы” дигән почетлы исемгә лаек булды. Сугыштагы батырлыклары һәм тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Ленин һәм беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, Г.К.Жуков медале, иллеләп медаль һәм билге белән бүләкләнде. 1981-1993 елларда җәмәгать башлангычында районның ветераннар советы рәисе, 19931995 елларда РФ компартиясе райокомының беренче секретаре булып эшләде. Чакмагыш башкортлары корылтае эшендә дә актив катнашты. Әтиебез Әнвәр Бәхти улы Мөлеков район тарихын өйрәнүдә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы исемлеген булдыруда катнашты, 1981-1995 елларда “Эзләнү” төркеменә җитәкчелек итте. Сугышта һәлак булган яугирләр күмелгән урыннарны эзләп, 7 меңнән артык хатлар яздылар алар. Нәтиҗәдә 1,5 мең сугышчының каберләре өстенә һәлак булучыларның исемнәрен яздырдылар, 25 билгесез югалган солдат каберләрен таптылар. “Кара кәгазь” килгән 32 сугышчының исән-сау кайтуларын ачыкладылар. Бу төркемнең күләмле эше нәтиҗәсендә районның “Хәтер” китабы төзелде. Республикада беренчеләрдән булып зур тырышлык белән биш ел эчендә зур әһәмияткә ия булган китап нәшер ителде. Анда сугышта һәлак булган 5950 райондашларыбызның кыскача биографик мәгълуматлары язылды. Бер үк вакытта әти сәяси корбаннарның исемлеген төзеде. Анда безнең район буенча 398 кеше теркәлгән, шуның 32-се атып үтерелгән, 118-е зур сроклар бирелеп, лагерьларга озатылган. Сәяси респрессиягә эләгеп, милекләре конфисковать ителгән 25 кешегә компенсация юллауда әти үзе ярдәм итте. Ул сугыш алдыннан ук район гәзитенә мәкаләләр яза башлый. Район тарихын, Чакмагышның данлыклы улларын, кызларын, тормыш-көнкүреш проблемаларын яктырткан җитди материаллар язды. Соңгы елларда “Башкортстан” гәзитендә басылган материаллары өчен редакциянең лауреаты итеп билгеләнде. Үзе “Мәгарифкә багышланган язмалар”, “Сугыш сәхифәләре”, “Соңгы уйланулар” (вафатыннан соң дөнья күрде) дигән китаплар язды. 1958-1990 елларда авыл Советы, 1991-1995 елларда район Советы депутаты булды. Әти әдәбият, сәнгать өлкәсендә дә талант иясе булды, музыка коралларында да оста уйный иде. Татар, башкорт, рус гәзит-журналларында мәкаләләре еш чыгып торды. Әтинең икетуганы Хөсәен Тимергали улы Емасов (1921-1978) та сугышта катнаша. Киевны, Румыния, Венгрия, Чехословакияне дошманнан азат итүдә катнаша ул. Сугышчан батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, “Будапештны алган өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм тыныч тормыш елларындагы хезмәтләре өчен юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1947 елда сугыштан кайтып, БДУның физика-математика факультетын тәмамлый. Яңа Коты, Чакмагыш урта мәктәпләрендә физика фәненнән укыта, мәктәп директоры була. Чакмагыш халык контроленең район комитеты рәисе итеп сайлана. Сугышта алган яралардан бик иртә вафат була. Әтинең баҗасы Вазих Әсәдулла улы Әсәдуллин (1926-1980) да физика укытучысы, мәктәп директоры булып эшләде. 1943 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Снайперлар мәктәбендә укый. 1944 елда фронтка озатыла. Сентябрь аенда кече лейтенантлар әзерли торган курсларга җибәрелә, шунда укыган чорда өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Көнчыгыш Прусиядә фашистларга каршы көрәшә. Сугыш тәмамлангач, 1950 елга кадәр Брест шәһәрендә хезмәт итә. Бөре педагогия институтында укый. Яңа Балтач мәктәбендә физика укыта. Аннан соң Имәнлекул мәктәбендә физика укытучысы, мәктәп директоры була. Аның тәкъдиме белән 1963 елда районда бе- ренче булып типовой проект буенча мәктәп салына. Аннаң соң ул Дүртөйле районының Семилетка поселогында физика фәненнән укыта. “Фидакарь хезмәт өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре һәм күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әтинең Тәүзиха апасының ире Даут Гали улы Дашкин (19131965) да физика укытучысы булып Бүздәктә эшли, сугышта катнашкан. “1941-1945 еллардагы фидакарь хезмәте өчен” медале, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Сугыш яраларыннан җәфаланып, бик иртә вафат була. Еллар гына түгел, гасырлар үтсә дә, Туган илебезнең бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән яугирләрнең исеме хәтердә сакланырга һәм хөрмәт белән искә алынырга тиеш.