ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Каһарман Тамьян егетләре

Гәзитебезнең Бөек Җиңү көненә багышланган быелгы санында районыбызда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашып, каһарманлык өлгеләре күрсәткән, дөнья халыкларын таң калдырган Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын каршылау бәхетенә ирешкән унөч якташыбызның фоторәсемнәре белән тормыш юллары тасвирламалары дөнья күреп, күп тә үтмәде, редакциягә мондый каһарманнарыбызның күбрәк булуы, әмма аларның чит якларда гомер кичерүләре, аларны да искә алып үтү мөһимлеге турында шылтыратулар еш булды. Моңа, әлбәттә, без сөендек кенә. Димәк, фронтовикларыбыз тагын да бар икән әле! Төрле тарафларда гомер кичерсәләр дә, алар безнең туфракта туып үскәннәр, мөмкинлек туу белән бәйләнешләрне өзмиләр икән. Аларның һәммәсе дә – районыбыз горурлыгы, барысы да безгә якын һәм кадерле. Әлбәттә, читтә яшәгән аерым фронтовик якташларыбыз барлыгын без белеп торабыз, кайсыберәүләре турында гәзитебез битләрендә язып та чыктык. Мәсәлән, Уфада яшәүче Мансаф Галиев – Башкортстанда бүген бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашкан генерал, кышын аның 95 яшен билгеләп үтәргә язсын, дип телибез. Шул ук Уфада югары хәрби дәрә- җәгә ирешкән тагын бер сугыш ветераны якташыбыз – отставкадагы полковник Миншәех Тимершәех улы Булатов та гомер көзен кичерә. Алай гына да түгел, күрше генә йортта диярлек аның яшьтәше, авылдашы, Бөек Ватан сугышында гади элемтәче яугир булып Румыния, Болгарияны азат итүдә катнашкан Касыйм Әхкәметдин улы Шәйхиев та бар һәм алар һәр көнне диярлек аралашып , бер-берсенең хәлләрен белешеп торалар. Районыбызның Тамьян авылының ике бөркете турында материаллар әзерләүдә безгә күренекле якташыбыз – Чакмагыш авылында туып-үскән ир асылы, Башкортстанның атказанган юристы, Салават Юлаев ордены кавалеры, төрле елларда зур җаваплы вазыйфаларда үзен чын- чынлап законлылык тантанасы сакчысы итеп таныткан Башкортстан Югары Суды судьясы Илдар Гайнулла улы Әһәдуллин зур ярдәм күрсәтте. Абзыйларның икесе белән дә аларны күптәнге тугры дуслык җепләре бәйли, шуңа да безне алар белән таныштырырга теләп ризалашты һәм әңгәмәләребезнең башыннан ахырынача озата йөрде. Аңа ихлас рәхмәтләребез белән бергә иң изге теләкләребезне дә җиткерәбез. Иртәгә илебез башкаласы Мәскәү шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парад була. 1945 елдагы парадта катнашмаса да, 34 ел гомерен илебез иминлеген саклауга багышлаган отставкадагы гвардия полковнигы Миншәех Тимершәех улы Булатов турындагы язмабыз Бөек Җиңү таңын якынайту хакына гомерләрен, сәламәтлекләрен аямаган меңәрләгән якташ яугирләрнең изге рухына мәдхия булып яңгырасын.Шундый һөнәр бар… Тамьян авылында гомер кичергән Мөхәссәнә һәм Тимершәех Булатовлар гаиләсендә дөньяга килгән сигез баланың бишесе төрле авырлыкларны, чирләрне җиңеп үсеп, илебез өчен кирәкле кешеләр була. Алар арасында Миншәех бигрәк тә аерылып тора: ул гаиләдә генә түгел, районыбызда иң абруйлы кешеләрнең берсенә әверелә. 1927 елның 20 мартында дөньяга килә ул. Башка яшьтәшләре кебек үк иркен яланнарда уйнап, елгада су коенып, балык кармаклап гамьсез балачак үткәрү насыйп булмаган чор кешесе үзе. Әйе, аларның ваемсыз үсмер елларын каһәрле Бөек Ватан сугышы урлый, алай гына да түгел – үзләре дә шул дәһшәтле вакыйгаларының азагында гына булса да утлы юллар кичәргә дучар була. 1941 елның көзендә үк фронтка киткән әтиләреннән киләсе елда хат килүдән туктый, ә бераздан “хәбәрсез югалды” дигән рәсми кәгазь генә килә. Шундый язмышлы миллионланган кешеләрнең бүген дә артабангысы билгеле булмаганнар күп әле, аларны ачыклау дәвам итә. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, бер ел үткәч, 1946 елда әтисенең икетуганы Габдулла Тимершәехның үзе белән бергә әсирлеккә эләгүе, Польшадагы Седльце концентрацион лагеренда ачлык- тан һәм авыр чирдән вафат булуы, үз куллары белән мәетләр төялгән арбага салып җибәрүе турында хәбәр итә. Бу хәл 1943 елның гыйнварында була. Белүебезчә, шушы лагерьда мөселман әсирләренең рухын сындырып, фашистлар үз якларына аударырга ниятлиләр. Якташыбыз, изге антына тугрылык саклап калуны өстен күреп, хыянәт юлына басмый (Бу лагерьда патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә булуы, аларның дошман коткысына бирелгән яугирләрне фашистларның үз коралы белән дөмбәсләргә өндәве һәм “ИделУрал” легионы әгъзаларының сугыш дәвамында ватандашларына каршы көрәшмәве, киресенчә, бөтен кораллары белән партизаннар ягына чыгулары турында без беләбез инде). Шушы 1943 елда Миншәех авылда сигезенче сыйныфның беренче чиреген тәмамлап, колхоз эшенә чума. Кышын ул атлар тәрбияли, җәен бригадир ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Ул елларның авырлыгы, үсмерләргә көненә дистәгә якын кабер казып, септик ангина чиреннән кырылган авылдашларын җирләргә туры килүе, ачлык-ялангачлыкка түзеп, фронт өчен эшләргә бөтен көчләрен салулары турында якташыбыз бүген дә күз яшьләрсез сөйли алмый. 1945 елның 15 гыйнварында Тамьян авылыннан 1927 елгы 9 үсмер, 18 яшьләре дә тулмас элек, солдат шинеле кияләр. Ике үсмер – Миншәех Булатов белән Хөрмәтулла Афзалов кече командирлар әзерләүче уку полкына, калган җидесе – хәрәкәттәге армиягә җибәрү өчен Алкино хәрби әзерлек лагеренә эләгә. Иске Уфа бистәсендәге 40- нчы укчылар дивизиясенең 32нче уку полкында минометчылар расчеты командирларын әзерләү мәктәбендә март башында хәрби училищега кандидатлар ачыклау буенча комиссия үтә. Мәктәптән үк яхшы өлгереше белән аерылып торган Миншәех сәламәтлеге торышы буенча да, математиканы яхшы белүе белән дә конкурстан үтә һәм аны Тбилиси шәһәренә артиллерия офицерлары әзерләү училищесына озаталар. Шулай итеп, ул турыдан-туры сугышта катнашмый, соңгы чакырылыш Бөек Ватан сугышы яугирләре исемлегенә кертелә. Әмма артабан ул сугыш үзәгендә дә еш була әле. 1948 елда яшь лейтенант тәүдә Идел буе округында взвод командиры, 1949 елдан – Төркестан хәрби округында уку взводы командиры була. Ул кече командирлар – сержант-старшиналар әзерләүдә тырышлык күрсәтә. 1954 елда аны артиллерия батареясе командиры итеп үрләтәләр. Якташыбыз – Советлар Союзы Герое, 58 нче мотоукчылар девизиясе командиры генерал-майор Таһир Таип улы Кусимов кул астында да хезмәт иткән еллары белән лаеклы горурлана. 1959 елда аттестация үтеп, Миншәех Булатов дивизион штабы начальнигы, 1961-1964 елларда читтән торып М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлап, шул елның көзендә ракета дивизионы командиры итеп тәгаенләнә. 1966 елда подполковник Булатов Германия Демократик Республикасына күчерелә, биредә артиллерия полкына командалык итә. 1968 елда ул Чехославакиядәге чуалышны бастыруда катнаша. Хәрби бурычларын өлгеле үтәве, югалтуларга юл куймавы белән ул Кызыл Йолдыз орденына лаек була, аңа полковник дәрәҗәсе бирелә. 1972 елда полковник Булатов Белоруссиягә – 34нче танк дивизиясенең артиллерия һәм ракета частьләре буенча начальнигы вазыйфасына күчерелә. Төрле хәрби күнекмәләрдә ул җитәкләгән подразделениеләр берничә тапкыр иң югары бәһа ала, якташыбызның күкрәген орден-медальләр бизи, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары арта тора. 1978 елда яше тулып, сәламәтлек торышы да начараеп, ул отставкага чыга һәм яшьлегендә хәрби хезмәт юлын башлаган Төркестан хәрби округында штаб хезмәткәре була. Ташкентта яши, берничә мәртәбә Әфганстандагы совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты подразделениеләренә барып, инспекция составында Кабул, Шиланд, Кандагар, Герат шәһәрләрендә хәрбиләрне өйрәтүдә катнаша. Бөек Ватан сугышында булмаса да, артабан шулай дары исен күп иснәргә туры килә якташыбызга. Гаскәри хезмәттән бөтенләй азат булгач, 1995 елда үзебезнең якка – Уфага кайтып төпләнәләр. “Офицерлар” дигән легендар фильмдагы геройлар язмышы белән беркадәр охшашлык бар як- ташыбызда. Аның төп герое әйткән: “Шундый һөнәр бар – Ватан иминлеген саклау”, – дигән сүзләр дә аңа турыдан-туры кагыла. Төркестан хәрби округында Миншәех Татарстаннан килгән сылу кыз Нәдирә Әзәл кызын гомерлек яры итә. 60 елга якын бергә гомер иткәндә югарыда телгә алынган фильмдагы офицер хатыннары язмышын Нәдирә ханым да кичерә – ире белән гаризоннан-гаризонга, илебезнең төрле төбәкләренә, хәтта Германиягә дә күченеп йөри. Тату гаиләдә Нәфисә, Фәридә һәм Алла исемле өч кыз тәрбияләп үстереп, белемле-тормышлы итәләр. Өлкәннәре тормыш иптәше белән Үзбәкстанда гомер кичерә, хаклы ялдалар инде, оныклар тәрбиялиләр. Фәридә Себер якларында төпләнде, гомер юлдашы белән фидакарь хезмәт җимешләрен татып, оныклар сөеп, шулай ук лаеклы ялдалар инде. Төпчекләре берничә ел элек Уфага кайтып төпләнгән, әтиләре белән бергә гомер кичерәләр. Гомер буе иренең ныклы таянычы, терәге булган Нәдирә Әзәл кызы 2011 елда авыр чирдән якты дөньяны калдырып киткәннән бирле Миншәех абый кызы Алла, кияве Марлен белән яши. Ел саен балалар бергә җыела, әниләренең каберенә баралар, әтиләренең туган авылында булалар. Миншәех Тимершәех улы белән аралашу да күңелле. Хәрбиләрчә төгәл, ачык хәтерле, сокландыргыч җиңел хәрәкәтле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераны белән Уфадагы фатирында әңгәмәләшеп, фотоальбомнарын, хәрби еллары истәлекләре сакланган язмаларны карап утырдык. Зал стенасына пөхтәләп берничә фотостенд ясалган, аларда ветеран үзе, мәрхүмә тормыш иптәше, балалары, онык-туруннары, туганнарының төрле елларда төшкән фоторәсемнәре дә урын алган. Абыебыз 2015 елда рус телендә тормыш юлларын тасвирлаган “Пройденный путь”, төрле елларда иҗат иткән шигырьләре тупланган татарча “Шигъри шаярулар” дип исемләнгән китапларын үзнәшер юлы белән бастырган. Әйткәндәй, шигырьләре әдәби камилеккә үк ирешеп бетмәсә дә, шактый эчтәлекле, матур һәм укымлы да. Аларның берничәсен гәзит укучыларыбызга да теләп тәкъдим итәбез. Миншәех абый безне авылдашы, яшьтәше Касыйм абый Шәйхиев янына да алып барды. Аның турында мәкаләбез гәзитебезнең киләсе санында дөнья күрәчәк, ә минем 93 яшьлек ветеранның җитез генә җәяүләп Уфа урамыннан атлап баруы, дәртле генә бишенче катка менүе турында сөйләп үтәсем килә. Алда әйтеп үтүемчә, ул бу сукмаклардан еш йөри, шуңа да яшьлек төсен югалтмый саклыйдыр, дип уйлыйм. Саубуллашыр алдыннан Миншәех Тимершәех улына традицион сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Якташларыгызга нинди теләкләр җиткерер идегез?” – Мин гомерем буена туган җирем, бар яклап та булдыклы, алдынгы чакмагышлылар өчен сөенеп, үзем дә шул җир кешесе булуым өчен горурланып яшим. Төрле тарафларда яшәгәндә дә анда гел сагынып кайттым, әле дә форсат чыккан саен туып-үскән якларыма – яшел чирәмнәрендә аунап, суларын коенып көч утырткан ямьле Тамьяныма кайтып торам. Һәрвакыт мине яңа үзгәрешләр, матур төзелешләр, күркәм эшләр каршылый. Соңгы чорда авылларга йөз белән борылулары да сөенеч тудыра: урамнар, юллар каралуы куандыра. Республикабыз, район, авыл биләмәсе җитәкчеләре, булдыклы авылдашларым өчен горурланам, эшләрендә гел уңышлар гына телим. Шушы юлдан баруны дәвам итегез, Тамьянда гына түгел, барлык авылларда да яшьләр күбрәк төпләнсен, сабыйлар үссен, бөтен тармакларда эшләр гөрләп барсын. Безнең буын яулаган тынычлыкның кадерен белеп, аны саклап-кадерләп яшәгез, без күргәннәрне күрергә-кичерергә язма- сын, – диде ул. Теләкләрегез кабул булсын хөрмәтле ил агасы, тормыш юлыгыз артабан да игелектә, барлыктамуллыкта, балалар-оныклар сөенечендә дәвам итсен, дип телибез.Авылыма кайттымХезмәт итеп туган армиямә,Отпускыга кайттым ерактан.Кайда туганнарым, авыл халкы,Сөйгән анам – мине озаткан?!Сагынып кайттым, йөрдем сокланып минТуып-үскән иркен кырларга.Булган вакыйгалар искә төштеЕрак калган сабый еллардан.Тамьян авылы – минем туган авылым,Монда үтте бала елларым.Гиздем тугайларын, урманнарын,Күп таптадым озын юлларын.Матур нинди туган авылым минем,Чаукасында – ап-ак каеннар.Тирә-якларында, сыенышыпУрнашканнар бик күп авыллар.Авыл малайлары бергә үстек,Яшел чирәмендә аунадык.Кулга чыбык тотып, каз-үрдәкләрКөтүләрен суга кугаладык.Таган ясый идек тибрәләргәТүбән иеп каен ботагын.Атлар көттек төнлә бергә ягыпЯшьлекнең без сүнмәс учагын.Бергә чыгып киттек кырык биштә,Күпләребез хәзер юк инде.Сугыш мәлендә дә, аннан соң даБергә күп михнәтләр күрелде.… Кайттым әле тагын авылыма,Сагындырган таныш йөзләрне.Матур табигате, ачык йөзлеКешеләре иркәли күзләрне.Кемгә керсәм – бар да ачык йөзле,Авылдашлар, бар да танышлар.Сөйләп сүзләребез бетми кайчак– Кичләр инде таңга авыша.Ихаталар җыйнак, төзек кура– Яши авылдашлар бик матур.Телим һәрчак шулай саклануын,Якташларым булсын гел батыр. Хәтерләгез!Күпме югалтулар, харәбәләрШул каһәрле сугыш китерде.Көрәшләрдә ирек, бәхет өченКүпме бәла халкым кичерде?!Күмәкләшеп тылда һәм фронттаДанлы Җиңү көне яуланды.Өненәчә куып дошманнарны,Ватандашлар зур дан казанды.Эшчән, батыр ил уллары бергәКан койдылар каты сугышта.Ватан өчен, туган халкы өченЖәл булмады соңгы сулыш та.Утлар чәчкән дошман ояларынСолдат күкрәк белгән каплады.Канлы байрак тотып, үлсә-үлде– Җиңүгә ул кыю атлады.Кадерләгез Җиңү байрагын сез– Рейхстагка солдат күтәрде.Җиңү таңы атты. Ул ал таңнарБезне киләчәккә этәрде. Хәтерләгез!Уяу, сак булыгыз һәрчак:Кара көчләр бар ул чикләрдә.Дары коры булсын. Кирәк булса,Әзер торыгыз илне сакларга!Миншәех Булатов.

Гәзитебезнең Бөек Җиңү көненә багышланган быелгы санында районыбызда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашып, каһарманлык өлгеләре күрсәткән, дөнья халыкларын таң калдырган Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын каршылау бәхетенә ирешкән унөч якташыбызның фоторәсемнәре белән тормыш юллары тасвирламалары дөнья күреп, күп тә үтмәде, редакциягә мондый каһарманнарыбызның күбрәк булуы, әмма аларның чит якларда гомер кичерүләре, аларны да искә алып үтү мөһимлеге турында шылтыратулар еш булды. Моңа, әлбәттә, без сөендек кенә. Димәк, фронтовикларыбыз тагын да бар икән әле! Төрле тарафларда гомер кичерсәләр дә, алар безнең туфракта туып үскәннәр, мөмкинлек туу белән бәйләнешләрне өзмиләр икән. Аларның һәммәсе дә – районыбыз горурлыгы, барысы да безгә якын һәм кадерле. Әлбәттә, читтә яшәгән аерым фронтовик якташларыбыз барлыгын без белеп торабыз, кайсыберәүләре турында гәзитебез битләрендә язып та чыктык. Мәсәлән, Уфада яшәүче Мансаф Галиев – Башкортстанда бүген бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашкан генерал, кышын аның 95 яшен билгеләп үтәргә язсын, дип телибез. Шул ук Уфада югары хәрби дәрә- җәгә ирешкән тагын бер сугыш ветераны якташыбыз – отставкадагы полковник Миншәех Тимершәех улы Булатов та гомер көзен кичерә. Алай гына да түгел, күрше генә йортта диярлек аның яшьтәше, авылдашы, Бөек Ватан сугышында гади элемтәче яугир булып Румыния, Болгарияны азат итүдә катнашкан Касыйм Әхкәметдин улы Шәйхиев та бар һәм алар һәр көнне диярлек аралашып , бер-берсенең хәлләрен белешеп торалар. Районыбызның Тамьян авылының ике бөркете турында материаллар әзерләүдә безгә күренекле якташыбыз – Чакмагыш авылында туып-үскән ир асылы, Башкортстанның атказанган юристы, Салават Юлаев ордены кавалеры, төрле елларда зур җаваплы вазыйфаларда үзен чын- чынлап законлылык тантанасы сакчысы итеп таныткан Башкортстан Югары Суды судьясы Илдар Гайнулла улы Әһәдуллин зур ярдәм күрсәтте. Абзыйларның икесе белән дә аларны күптәнге тугры дуслык җепләре бәйли, шуңа да безне алар белән таныштырырга теләп ризалашты һәм әңгәмәләребезнең башыннан ахырынача озата йөрде. Аңа ихлас рәхмәтләребез белән бергә иң изге теләкләребезне дә җиткерәбез. Иртәгә илебез башкаласы Мәскәү шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парад була. 1945 елдагы парадта катнашмаса да, 34 ел гомерен илебез иминлеген саклауга багышлаган отставкадагы гвардия полковнигы Миншәех Тимершәех улы Булатов турындагы язмабыз Бөек Җиңү таңын якынайту хакына гомерләрен, сәламәтлекләрен аямаган меңәрләгән якташ яугирләрнең изге рухына мәдхия булып яңгырасын.

Шундый һөнәр бар…

Тамьян авылында гомер кичергән Мөхәссәнә һәм Тимершәех Булатовлар гаиләсендә дөньяга килгән сигез баланың бишесе төрле авырлыкларны, чирләрне җиңеп үсеп, илебез өчен кирәкле кешеләр була. Алар арасында Миншәех бигрәк тә аерылып тора: ул гаиләдә генә түгел, районыбызда иң абруйлы кешеләрнең берсенә әверелә. 1927 елның 20 мартында дөньяга килә ул. Башка яшьтәшләре кебек үк иркен яланнарда уйнап, елгада су коенып, балык кармаклап гамьсез балачак үткәрү насыйп булмаган чор кешесе үзе. Әйе, аларның ваемсыз үсмер елларын каһәрле Бөек Ватан сугышы урлый, алай гына да түгел – үзләре дә шул дәһшәтле вакыйгаларының азагында гына булса да утлы юллар кичәргә дучар була. 1941 елның көзендә үк фронтка киткән әтиләреннән киләсе елда хат килүдән туктый, ә бераздан “хәбәрсез югалды” дигән рәсми кәгазь генә килә. Шундый язмышлы миллионланган кешеләрнең бүген дә артабангысы билгеле булмаганнар күп әле, аларны ачыклау дәвам итә. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, бер ел үткәч, 1946 елда әтисенең икетуганы Габдулла Тимершәехның үзе белән бергә әсирлеккә эләгүе, Польшадагы Седльце концентрацион лагеренда ачлык- тан һәм авыр чирдән вафат булуы, үз куллары белән мәетләр төялгән арбага салып җибәрүе турында хәбәр итә. Бу хәл 1943 елның гыйнварында була. Белүебезчә, шушы лагерьда мөселман әсирләренең рухын сындырып, фашистлар үз якларына аударырга ниятлиләр. Якташыбыз, изге антына тугрылык саклап калуны өстен күреп, хыянәт юлына басмый (Бу лагерьда патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә булуы, аларның дошман коткысына бирелгән яугирләрне фашистларның үз коралы белән дөмбәсләргә өндәве һәм “ИделУрал” легионы әгъзаларының сугыш дәвамында ватандашларына каршы көрәшмәве, киресенчә, бөтен кораллары белән партизаннар ягына чыгулары турында без беләбез инде). Шушы 1943 елда Миншәех авылда сигезенче сыйныфның беренче чиреген тәмамлап, колхоз эшенә чума. Кышын ул атлар тәрбияли, җәен бригадир ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Ул елларның авырлыгы, үсмерләргә көненә дистәгә якын кабер казып, септик ангина чиреннән кырылган авылдашларын җирләргә туры килүе, ачлык-ялангачлыкка түзеп, фронт өчен эшләргә бөтен көчләрен салулары турында якташыбыз бүген дә күз яшьләрсез сөйли алмый. 1945 елның 15 гыйнварында Тамьян авылыннан 1927 елгы 9 үсмер, 18 яшьләре дә тулмас элек, солдат шинеле кияләр. Ике үсмер – Миншәех Булатов белән Хөрмәтулла Афзалов кече командирлар әзерләүче уку полкына, калган җидесе – хәрәкәттәге армиягә җибәрү өчен Алкино хәрби әзерлек лагеренә эләгә. Иске Уфа бистәсендәге 40- нчы укчылар дивизиясенең 32нче уку полкында минометчылар расчеты командирларын әзерләү мәктәбендә март башында хәрби училищега кандидатлар ачыклау буенча комиссия үтә. Мәктәптән үк яхшы өлгереше белән аерылып торган Миншәех сәламәтлеге торышы буенча да, математиканы яхшы белүе белән дә конкурстан үтә һәм аны Тбилиси шәһәренә артиллерия офицерлары әзерләү училищесына озаталар. Шулай итеп, ул турыдан-туры сугышта катнашмый, соңгы чакырылыш Бөек Ватан сугышы яугирләре исемлегенә кертелә. Әмма артабан ул сугыш үзәгендә дә еш була әле. 1948 елда яшь лейтенант тәүдә Идел буе округында взвод командиры, 1949 елдан – Төркестан хәрби округында уку взводы командиры була. Ул кече командирлар – сержант-старшиналар әзерләүдә тырышлык күрсәтә. 1954 елда аны артиллерия батареясе командиры итеп үрләтәләр. Якташыбыз – Советлар Союзы Герое, 58 нче мотоукчылар девизиясе командиры генерал-майор Таһир Таип улы Кусимов кул астында да хезмәт иткән еллары белән лаеклы горурлана. 1959 елда аттестация үтеп, Миншәех Булатов дивизион штабы начальнигы, 1961-1964 елларда читтән торып М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлап, шул елның көзендә ракета дивизионы командиры итеп тәгаенләнә. 1966 елда подполковник Булатов Германия Демократик Республикасына күчерелә, биредә артиллерия полкына командалык итә.
1968 елда ул Чехославакиядәге чуалышны бастыруда катнаша. Хәрби бурычларын өлгеле үтәве, югалтуларга юл куймавы белән ул Кызыл Йолдыз орденына лаек була, аңа полковник дәрәҗәсе бирелә. 1972 елда полковник Булатов Белоруссиягә – 34нче танк дивизиясенең артиллерия һәм ракета частьләре буенча начальнигы вазыйфасына күчерелә. Төрле хәрби күнекмәләрдә ул җитәкләгән подразделениеләр берничә тапкыр иң югары бәһа ала, якташыбызның күкрәген орден-медальләр бизи, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары арта тора. 1978 елда яше тулып, сәламәтлек торышы да начараеп, ул отставкага чыга һәм яшьлегендә хәрби хезмәт юлын башлаган Төркестан хәрби округында штаб хезмәткәре була. Ташкентта яши, берничә мәртәбә Әфганстандагы совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты подразделениеләренә барып, инспекция составында Кабул, Шиланд, Кандагар, Герат шәһәрләрендә хәрбиләрне өйрәтүдә катнаша. Бөек Ватан сугышында булмаса да, артабан шулай дары исен күп иснәргә туры килә якташыбызга. Гаскәри хезмәттән бөтенләй азат булгач, 1995 елда үзебезнең якка – Уфага кайтып төпләнәләр.
“Офицерлар” дигән легендар фильмдагы геройлар язмышы белән беркадәр охшашлык бар як- ташыбызда. Аның төп герое әйткән: “Шундый һөнәр бар – Ватан иминлеген саклау”, – дигән сүзләр дә аңа турыдан-туры кагыла. Төркестан хәрби округында Миншәех Татарстаннан килгән сылу кыз Нәдирә Әзәл кызын гомерлек яры итә. 60 елга якын бергә гомер иткәндә югарыда телгә алынган фильмдагы офицер хатыннары язмышын Нәдирә ханым да кичерә – ире белән гаризоннан-гаризонга, илебезнең төрле төбәкләренә, хәтта Германиягә дә күченеп йөри. Тату гаиләдә Нәфисә, Фәридә һәм Алла исемле өч кыз тәрбияләп үстереп, белемле-тормышлы итәләр. Өлкәннәре тормыш иптәше белән Үзбәкстанда гомер кичерә, хаклы ялдалар инде, оныклар тәрбиялиләр. Фәридә Себер якларында төпләнде, гомер юлдашы белән фидакарь хезмәт җимешләрен татып, оныклар сөеп, шулай ук лаеклы ялдалар инде. Төпчекләре берничә ел элек Уфага кайтып төпләнгән, әтиләре белән бергә гомер кичерәләр. Гомер буе иренең ныклы таянычы, терәге булган Нәдирә Әзәл кызы 2011 елда авыр чирдән якты дөньяны калдырып киткәннән бирле Миншәех абый кызы Алла, кияве Марлен белән яши. Ел саен балалар бергә җыела, әниләренең каберенә баралар, әтиләренең туган авылында булалар. Миншәех Тимершәех улы белән аралашу да күңелле. Хәрбиләрчә төгәл, ачык хәтерле, сокландыргыч җиңел хәрәкәтле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераны белән Уфадагы фатирында әңгәмәләшеп, фотоальбомнарын, хәрби еллары истәлекләре сакланган язмаларны карап утырдык. Зал стенасына пөхтәләп берничә фотостенд ясалган, аларда ветеран үзе, мәрхүмә тормыш иптәше, балалары, онык-туруннары, туганнарының төрле елларда төшкән фоторәсемнәре дә урын алган. Абыебыз 2015 елда рус телендә тормыш юлларын тасвирлаган “Пройденный путь”, төрле елларда иҗат иткән шигырьләре тупланган татарча “Шигъри шаярулар” дип исемләнгән китапларын үзнәшер юлы белән бастырган. Әйткәндәй, шигырьләре әдәби камилеккә үк ирешеп бетмәсә дә, шактый эчтәлекле, матур һәм укымлы да. Аларның берничәсен гәзит укучыларыбызга да теләп тәкъдим итәбез. Миншәех абый безне авылдашы, яшьтәше Касыйм абый Шәйхиев янына да алып барды. Аның турында мәкаләбез гәзитебезнең киләсе санында дөнья күрәчәк, ә минем 93 яшьлек ветеранның җитез генә җәяүләп Уфа урамыннан атлап баруы, дәртле генә бишенче катка менүе турында сөйләп үтәсем килә. Алда әйтеп үтүемчә, ул бу сукмаклардан еш йөри, шуңа да яшьлек төсен югалтмый саклыйдыр, дип уйлыйм. Саубуллашыр алдыннан Миншәех Тимершәех улына традицион сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Якташларыгызга нинди теләкләр җиткерер идегез?” – Мин гомерем буена туган җирем, бар яклап та булдыклы, алдынгы чакмагышлылар өчен сөенеп, үзем дә шул җир кешесе булуым өчен горурланып яшим. Төрле тарафларда яшәгәндә дә анда гел сагынып кайттым, әле дә форсат чыккан саен туып-үскән якларыма – яшел чирәмнәрендә аунап, суларын коенып көч утырткан ямьле Тамьяныма кайтып торам. Һәрвакыт мине яңа үзгәрешләр, матур төзелешләр, күркәм эшләр каршылый. Соңгы чорда авылларга йөз белән борылулары да сөенеч тудыра: урамнар, юллар каралуы куандыра. Республикабыз, район, авыл биләмәсе җитәкчеләре, булдыклы авылдашларым өчен горурланам, эшләрендә гел уңышлар гына телим. Шушы юлдан баруны дәвам итегез, Тамьянда гына түгел, барлык авылларда да яшьләр күбрәк төпләнсен, сабыйлар үссен, бөтен тармакларда эшләр гөрләп барсын. Безнең буын яулаган тынычлыкның кадерен белеп, аны саклап-кадерләп яшәгез, без күргәннәрне күрергә-кичерергә язма- сын, – диде ул. Теләкләрегез кабул булсын хөрмәтле ил агасы, тормыш юлыгыз артабан да игелектә, барлыктамуллыкта, балалар-оныклар сөенечендә дәвам итсен, дип телибез.

Авылыма кайттым

Хезмәт итеп туган армиямә,

Отпускыга кайттым ерактан.

Кайда туганнарым, авыл халкы,

Сөйгән анам – мине озаткан?!

Сагынып кайттым, йөрдем сокланып мин

Туып-үскән иркен кырларга.

Булган вакыйгалар искә төште

Ерак калган сабый еллардан.

Тамьян авылы – минем туган авылым,

Монда үтте бала елларым.

Гиздем тугайларын, урманнарын,

Күп таптадым озын юлларын.

Матур нинди туган авылым минем,

Чаукасында – ап-ак каеннар.

Тирә-якларында, сыенышып

Урнашканнар бик күп авыллар.

Авыл малайлары бергә үстек,

Яшел чирәмендә аунадык.

Кулга чыбык тотып, каз-үрдәкләр

Көтүләрен суга кугаладык.

Таган ясый идек тибрәләргә

Түбән иеп каен ботагын.

Атлар көттек төнлә бергә ягып

Яшьлекнең без сүнмәс учагын.

Бергә чыгып киттек кырык биштә,

Күпләребез хәзер юк инде.

Сугыш мәлендә дә, аннан соң да

Бергә күп михнәтләр күрелде.

… Кайттым әле тагын авылыма,

Сагындырган таныш йөзләрне.

Матур табигате, ачык йөзле

Кешеләре иркәли күзләрне.

Кемгә керсәм – бар да ачык йөзле,

Авылдашлар, бар да танышлар.

Сөйләп сүзләребез бетми кайчак

– Кичләр инде таңга авыша.

Ихаталар җыйнак, төзек кура

– Яши авылдашлар бик матур.

Телим һәрчак шулай саклануын,

Якташларым булсын гел батыр.

Хәтерләгез!

Күпме югалтулар, харәбәләр

Шул каһәрле сугыш китерде.

Көрәшләрдә ирек, бәхет өчен

Күпме бәла халкым кичерде?!

Күмәкләшеп тылда һәм фронтта

Данлы Җиңү көне яуланды.

Өненәчә куып дошманнарны,

Ватандашлар зур дан казанды.

Эшчән, батыр ил уллары бергә

Кан койдылар каты сугышта.

Ватан өчен, туган халкы өчен

Жәл булмады соңгы сулыш та.

Утлар чәчкән дошман ояларын

Солдат күкрәк белгән каплады.

Канлы байрак тотып, үлсә-үлде

– Җиңүгә ул кыю атлады.

Кадерләгез Җиңү байрагын сез

– Рейхстагка солдат күтәрде.

Җиңү таңы атты. Ул ал таңнар

Безне киләчәккә этәрде.

Хәтерләгез!

Уяу, сак булыгыз һәрчак:

Кара көчләр бар ул чикләрдә.

Дары коры булсын. Кирәк булса,

Әзер торыгыз илне сакларга!

Миншәех Булатов.

Читайте нас: