ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ветераннарга – партия бүләге

24 июньдә ил башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парад үтте. Бу истәлекле көндә безнең район үзәгендә һәм авыл биләмәрендә дә парадлар үтте.

24 июньдә ил башкаласы Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парад үтте. Бу истәлекле көндә безнең район үзәгендә һәм авыл биләмәрендә дә парадлар үтте. Һәм алар үзенчәлекле бәйрәм тантаналары булды. Районыбызда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләп, аларның йортлары янында парадлар үтте. Илебезгә азатлык яулап алган яугирләргә рәхмәт йөзеннән һәм “Бердәм Русия” партиясең “Безнең Җиңү” тәкъдимен хуплап, илнең эре кәрәзле элемтә операторлары да ветераннарга бүләк ясады. Акция “Бердәм Русия” партиясе һәм “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәтенең бердәм проекты чикләрендә үтә. Әлеге федераль акция чикләрендә районыбыз биләмәсендә яшәгән 13 Бөек Ватан сугышы ветеранына гомерлек лимитсыз ташламалы бәйләнешне тәэмин иткән кесә телефоннары тапшырылды. Бу телефоннар ярдәмендә алар таләп ителгән хезмәтләргә – социаль оешмалар, волонтерларга, медицина учреждениеләренә тәүлек әйләнәсенә шалтырата ала. Аларның номерлары телефоннарда сакланган, моннан тыш гаджетларның һәркайсы эре клавишалы итеп эшләнгән һәм аларда “SOS” кнопкасы да бар. Район үзәгендә гомер итүче яугир якташларыбыз Мөшәриф Зариф улы Бигнов белән Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшинга бу бүләкне бәйрәм белән тәбрикләп муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тап- шырды. Район үзәгенең Тынычлык урамында гомер итүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мөшәриф Зариф улы Бигнов Югары Аташ авылында туган. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән якташыбыз 1940 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алынган. Хәрби хезмәт юлын Латвиядә 63нче һава-авиация бригадасында укчы булып башлый. Яраланган һәм контузия алган райондашыбызга әсирлек михнәтләрен дә үз иңнәрендә күтәрергә туры килә. Ул 1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң “Башмелиорация” оешмасында, Чакмагыш механика заводында хезмәт сала, гомер юлдашы Фәһимә Миңнеәхмәт кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әлеге вакытта ул балалары тәрбиясендә яши. Яше шактый зур булган ветеран дөнья һәм район яңалыкларыннан хәбәрдар, зиһенле булуы белән сокландырды. Үзенә даими күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен район җитәкчеләренә рәхмәтле булуын белдерде һәм илләребез тыныч-имин булсын, дип теләде. Чакмагышның Кооператив урамында кызы һәм кияве тәрбиясендә игелекле гомер кичергән хөрмәтле ветеран Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшин Яңа Коты авылында дөньяга килгән. 1941 елның язында Кызыл Армиягә хәрби хезмәткә алынганнан соң УланУдэ шәһәрендә хәрби әзерлек мәктәбен үтеп, 1942 елдан каты алышларда катнаша. Белгород, Воронеж, Калинин, Балтика буе, Ленинград фронтларында фашист баскынчыларына каршы көрәшә.
1946 елның язында демобилизацияләнеп кайтканнан соң “Знамя” хуҗалыгында, “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәлегендә эшли. Гомер юлдашы Шәмсеҗиһан Сәхәветдин кызы белән илле елдан артык гомер итеп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәләле вафатыннан соң район үзәгендә, кызы һәм Әфган илендә үзе кебек утлы сугыш юлларын үткән интернационалчы яугир кияве гаиләсендә балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә гомер кичерә сугыш һәм хезмәт ветераны. “Миңа сугышта гел фронтның алгы сызыгында булырга туры килде. Без кичергәннәрне балаларга, оныкларга күрергә язмасын, тормышларыбыз имин, дөньялар тыныч булып торсын”, – дип, теләкләрен җиткерде хөрмәтле ил агасы һәм җитәкчеләргә хәстәрлекләре өчен рәхмәтле булуын белдерде. Ветераннарны шулай ук муниципаль район хакимияте, Чакмагыш авыл Советы хакимияте, район ветераннар советы вәкилләре, волонтерлар, мәдәният хезмәткәрләре дә котлады. Яңа Котыда туып үскән һәм яшәгән яугир авылдашларын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга авылдашлары – авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Айрат улы Ситдиков, авыл Советы хакимияте, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә килде. Алар тәбрикләүләрен шигъри юллар һәм гармун моңнарына башкарылган җырлар аша җиткерделәр. Ветеран йорты алдындагы парад яугир райондашыбызга тирән хөрмәт һәм ихтирам, тыныч, имин тормышыбыз

Читайте нас: