Быел илебез халкы 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фашистик германияне һәм япон милитаристларын җиңүнең 75 еллыгын билгели. Дәһшәтле алышларда үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, хәтта гомерләрен корбан итеп бөек җиңү таңын аттырган миллионлаган ватандашларыбыз арасында минем гомер юлдашым Ләбиб назыйф улы Миңнегуҗин да бар. Бу шатлыклы көннәрне ул үзе күрә алмады инде. Әмма аның тормыш юлы турында хәтергә төшереп, изге рухын сөендерәсем килә. Ләбиб 1925 елның 15 маенда Түбән Каръяуды авылында дөньяга килгән. Шул ук елда июнь аенда әти-әнисе Ленин авылына күченеп, биредә төпләнә. 1932 елда башлангыч, 1939 елда Яңа Балтачта җидееллык белем алып, үсмер генә көенчә колхозда төрле эшләрдә йөри ул. Бөек Ватан сугышының тәүге елларында авыл хуҗалыгында карт-коры, хатын-кызлар һәм Ләбиб ише үсмерләр, аннан кечерәкләр бөтен эшне җигелеп тарттылар (Әйткәндәй, мин үзем дә сугыш башланганда 9 яшьлек кенә булсам да, өлкәннәр белән бертигез колхозда эшләргә, барлык михнәтләрне үз җилкәмдә татырга туры килде). 1943 елның гынварында, унсигезе дә тулмастан, район хәрби комиссариаты аны хәрәкәттәге армиягә хәрби хезмәткә чакыра. Әстерхан шәһәрендәге хәрби пехота училищесын тәмамлагач, ул 556 нчы гвардия укчы полкында Брянск фронтында фашистларга каршы аяусыз сугышка керә. Август аенда җәрәхәтләнеп, тәүдә Тула, артабан ерак тылда – Чита өлкәсенең Сретенск шәһәрләрендә госпитальләрдә дәвалана. Яралары төзәлгәч, аны 133нче гвардия укчы полкына җибәрәләр. 1943 елның октябреннән Ленинград фронтында – шушы шәһәр тирәли дошман блокадасын өзү өчен барган алышлар үзәгендә була. 1944 елның 18 гыйнварында ул икенчегә авыр җәрәхәт ала. Ленинградта, артабан Киров өлкәсе- нең Слободск шәһәре госпитальләрендә дәвалана. Июль аенда сәламәтлеге торышы буенча стройга яраксыз дип табылган Ләбибне Эчке эшләр министрлыгының 114нче укчы полкына күчерәләр. Җиңү таңы аткач та ул хезмәтен дәвам итә әле. 1947-1951 елларда Дәүләт иминлеге министрлыгына караган 14 нче чик буе отрядында илебез чикләрен саклый. 1951 елның гынварында демобилизацияләнеп туган авылына күкрәгендә медальләр чыңлатып кайтып төшкән Ләбибне Свердловск өлкәсенең Исеть-Аятск торф чыгару предприятиесенә эшкә юнәлтәләр. Илебез предприятиеләре өчен ягулык җитештерүдә ул 1958 елга кадәр эшләп, туган ягыбызга әйләнеп кайтты. Тәүдә район кулланучылар җәмгыятендә склад мөдире, артабан ОРС базасы мө- дире, бирегә караган 14 нче магазин директоры, җәмгыятьнең автотранспорт гаражында кадрлар бүлеге мөдире булды. 1988 елда хаклы ялга ул шушы вазыйфадан китте. Без аның белән матур гомер кичердек, соңгы көненә кадәр ул як- лаучым, саклаучым, гаиләбез башлыгы, ипле йорт хуҗасы, акыллы кеше булды. 2007 елның 21 июнендә ул сиксән ике яшен узып дөнья куйды. Үзем турында сөйли башлаган идем инде. Әтиемне фронтка озатканым хәтердә. Колхозда төрле эшләр башкаручы әтием Әгъзам Әхмәдулла улы Әхмәдуллин 1901 елда Кырла авылында туган, хәзер ул Калмашбашка кушылып бетте инде. Ике ел эчендә берничә хаты килгәне хәтердә, мин ул чакта мәктәптә дә белем алам, өстәвенә колхозда да төрле эшләр кушалар иде.1943 елда июнь аенда әтиебезнең хәбәрсез югалуы ту-рында кара хәбәр генә алдык, шуннан соңгы язмышы билгесез. Шулай булгач, мин фронтовик кызы да һәм фронттан кайткан яугирнең тормыш иптәше дә булам. 87 яшемне тутырдым, пенсия алам, тыныч яшәп ятам. 2016 елда дәүләтебез алар хөрмәтенә миңа бушлай фатир алуга сертификат тапшырды, хәзер ике бүлмәле якты, җылы фатирда гомер көземне үткәрәм. Мәрхүм тормыш иптәшем генә андый хөрмәтне көтеп ала алмады, урыны җәннәттә булсын. Батырларын ил онытмый, диләр – бу бик дөрес. Бүгенге якты тормышыбызны яулап биргән вадандашларыбыз – якыннарыбыз, туганнарыбыз турында хәтер мәңгелек.